Бу хакта ул социаль челтәрләр аша хәбәр иткән.
“Сак булыгыз. Бигрәк әшәке вирус йөри, үләм дип торам”, дип язган ул Инстаграмдагы битендә.
Видеода Фирдус вакыйганың ничек булганын сөйли. “Дөньясында "ротовирус" йөри. Кичә менә шуны эләктергәнмен. Үзем дә белмим ничек концерт куеп чыкканымны. Бик авыр вирус. Үләм дип торам. Аллаһка шөкер, бүген әйбәтләндем. Кичә табиблар чакырттык. Концерт алдыннан уколлар кадаттык. Бүген хәл әйбәт», дип сөйли Фирдус үзе.
Видеода Фирдус яланбаш. Инстаграмчылар аңа сәламәтлек тели, башына киеп йөрергә киңәш итә, дип яза "Интертат". “Яланбаш, муен ачык, азрак булса да киенегез, саклагыз үзегезне!” диләр.
Концертны караган кешеләр җырчының авырганын сизмәвен әйтә.
фотоrsloboda-rt.ru
https://www.kiziltan.ru/kultura/19577-fidus-tyamaev-lemnn-chak-kalgan.html
Нет комментариев