Файдалы туңдырма
Җәмгыять

Файдалы туңдырма

Туңдырма яратасызмы? Күпләрегез әйе дип җавап бирәчәк. Шуңа да бик гади ясала торган файдалы туңдырма рецептын тәкъдим итәбез.

 1 бананны? әрчеп төнгә суыткычка (морозильникка)  туңдырырга куябыз. 

Иртән турап блендерга салабыз.

1/4 авокадо

1 кашык салкын каймак салып, блендерда болгатабыз.

 

Бераз шикәр комы яки сахарозаменитель, өшегән җиләк тә өстәсәгез, тагын да тәмлерәк булыр.

Туңдырмагыз тәмле булсын!

 

 фотоyoutube.com

http://chelny-rt.ru/news/tele%D2%A3ne-yotma/faydaly-tudyrma


Нет комментариев