Безнең Балык Бистәсе районында автомобиль юлларының гомуми озынлыгы 760 километрны тәшкил итә.
Шуның 310 километры - региональ, 408 километры җирле әһәмияттәге юллар. М-7 Волга Мәскәү—Уфа федераль трассасының 42 километры да район территориясе аша уза. Аларда автомобиль хәрәкәте елдан-ел интенсивлаша, машиналар саны арта. Мондый шартларда юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү район ЮХИДИ инспекторларыннан да зур оешканлык, тырышлык таләп итә әлбәттә. Аларның узган елдагы эшчәнлекләре, юллардагы вәзгыять турында район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе начальнигы Айрат Исмәгыйлов белән әңгәмә кордык.
-Айрат Ринатович, узган ел районыбызда күпме юл-транспорт фаҗигасе теркәлде?
-2018 елда Балык Бистәсе территориясендәге юлларда 33 юл-транспорт фаҗигасе теркәлде. Аларда 7 кеше һәлак булды, 41 кеше төрле авырлыктагы тән җәрәхәтләре алдылар. 2017 ел белән чагыштырганда аварияләр саны 15 очракка, һәлак булучылар-8, тән җәрәхәте алучылар 31 кешегә кимрәк булды. Фаҗигаләрнең, аларда зыян күрүчеләрнең саны кимү куанычлы күренеш әлбәттә. Әмма тынычланып калырга иртәрәк әле.Аварияләрнең күпчелеге һәм аеруча зур югалтуларга китергәннәре Мәскәү-Уфа трассасына туры килә. Биредә булган 13 юл-транспорт һәлакәтендә 6 кеше һәлак булды, 17 кеше җәрәхәтләнде.
- Ә нинди аварияләр аеруча еш кабатлана соң?
-Юл-транспорт фаҗигаләренең төрләренә килсәк, узышу кагыйдәләрен бозып, руль идарәсен югалтып, каршы як хәрәкәт полосасына чыгып бәрелешү иң еш кабатлана торган юл-транспорт һәлакәте булып кала бирә. Гадәттә, аның нәтиҗәләре аяныч, корбаннар саны да күп була. Узган 12 айда шундый 21 авария булды. Аларда 5 кеше һәлак булды, 29 кеше, шул исәптән 3 бала төрле авырлыктагы тән җәрәхәтләре алдылар. Юл кырыена төшеп аву (5 очрак), җәяүлеләрне бәрдерү, таптату (3) шулай ук еш кабатлана торган аварияләр булып калалар.
- Бу һәлакәтләр, нигездә, автомобильчеләрнең, җәяүлеләрнең юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәүләреннән килеп чыга бит инде. Аеруча нинди кагыйдәләрне еш бозалар соң?
-Әйе,күпчелек фаҗигаләр юл хәрәкәтендә катнашучыларның үз гаепләре аркасында килеп чыга. Бик күп автомобильчеләр юл кагыйдәләрен санга сукмыйлар. Берәүләр тизлекне чамадан тыш арттыралар, ярамаган урыннарда узыш оештыралар. Узган елда инспекторларыбыз юл йөрү кагыйдәләрен бозуның 5009 очрагын кисәттеләр. 89 транспортчыны машина белән исерек хәлдә идарә иткәннәре өчен, 66 шофер узышу кагыйдәләрен бозганнары өчен җавапка тартылдылар. Нәкъ менә шушы төр кагыйдә бозулар фаҗигаләргә илтә дә инде. Транспортчыларның куркынычсызлык чараларына карата битарафлыгы да һич аңлашылмый. 2018 елда 1500 шоферга куркынычсызлык каешларын каптырмаган өчен штраф салырга туры килде.
Соңгы вакытта транспортчыларның авария урыныннан качып китү очраклары ишәйде. М-7 трассасында бер машина җәяүлене бәрдереп качты. Күки авылында бер транспортчы урамда уйнап йөргән малайны бәрдереп, һәлакәт урыныннан китеп барган иде. Әмма аны инспекторларыбыз ачыклап җаваплылыкка тарттылар.Россия Федерациясе Административ хокук бозулар кодексының 12.27 маддәсе нигезендә юл-транспорт һәлакәте булган урынны калдырып киткән өчен транспортчы бер елдан бер ел ярымга кадәр транспорт йөртү хокукыннан мәхрүм ителә яки 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алына.
Автосөючеләр арасында машиналарына тиешле таләпләргә җавап бирми торган типтагы яктырту чыганаклары, шул исәптән светодиодлы лампалар урнаштыру “модага” керде. Моның өчен автотранспортчыны 6 айдан 1 елга кадәр машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү каралган. Шулай ук законсыз куелган лампалары да конфискацияләнә.
- Ә җәяүлеләрнең тәртибе ничегрәк?
- Җәяүлеләр арасында да юл кагыйдәләрен санга сукмаучылар очрап тора. 236 кеше административ җаваплылыкка тартылдылар. Тиешсез урында юлны аркылы чыгучыларга еш тап булабыз. Билгеле булганча, хәзер җәяүлеләр тәүлекнең караңгы вакытында, яки күз күреме начар булганда торак пунктлардан читтәге юл кырыеннан (обочинадан) барганда киемнәренә яктылык кайтаргыч элементлар урнаштырырга бурычлылар. Кыскасы, алар транспорт йөртүчеләргә ерактан ук күренеп торырга тиешләр.Бу хакта матбугат битләрендә еш язып, кисәтеп торсак та, күпләр шушы гади генә таләпне үтәмиләр. Шуңа да тәүлекнең караңгы вакытында җәяүлеләрне бәрдерү очраклары кабатланып тора. Әле күптән түгел генә Балык Бистәсе-Котлы Бөкәш-Трой Урай юлында бер җәяүле машина көпчәкләре астына эләгеп һәлак булды. Әгәр аның киемендә яктылык кайтаргыч элементлар булса бу фаҗигагә юл куелмас иде. Без торак пунктларда да киемнәргә яктылык кайтаргычлар куярга киңәш итәбез. Бу бигрәк тә балаларга кагыла. Ата-аналар балаларына яктылык кайтаргычлы өс киемнәре алу, я булмаса беләзек, значок формасындагы элементлар кую турында кайгыртсыннар иде. Бу мәсьәләгә вак-төяк дип карарга ярамый, аерым очракларда яктылык кайтаргыч сезнең гомерегезне саклап калырга мөмкин.
-Кайберәүләр уйлавынча, ЮХИДИның эшчәнлеге кагыйдә бозучыларны җаваплылыкка тарту, штрафлар салу белән генә чикләнми бит. Сез юл фаҗигаләрен булдырмас өчен профилактик чараларга да зур игътибар бирәсез.
-Әлбәттә, штраф салу безнең өчен үзмаксат түгел. Ә профилактик эшчәнлеккә килгәндә, иң элек балаларда юл грамотасын тәрбияләүгә зур игътибар бирергә тырышабыз. Гадәттә балачакта өйрәнгән кагыйдәләр гомер буена саклана бит. Даими рәвештә “Игътибар, балалар!» дип исемләнгән киң масштаблы профилактик чара уздырабыз. Аларның төп максаты - балалар катнашында юл-транспорт травмасын кисәтү. ЮХИДИ хезмәткәрләре балаларның иминлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән рейдлар, укучылар, ата-аналар белән юлларда үз-үзеңне дөрес тоту буенча әңгәмәләр үткәрәләр. Балаларны махсус креслоларсыз, куркынычсызлык каешын эләктермичә йөртүчеләрне ачыклау буенча рейдлар даими үткәрелеп килә.
Үз чиратларында ата-аналар да балаларга юл йөрү кагыйдәләрен, урамда үз-үзләрен тоту тәртипләрен даими өйрәтеп, кисәтеп торсалар яхшы булыр иде әлбәттә. Шулай ук кечкенә яшьтәге балаларны урамда, юл буйларында караучысыз калдырырга ярамый. Ата-аналар балаларның куркынычсызлыгына җитди карарга бурычлылар. Бала гомереннән кыйммәтрәк, кадерлерәк бер нәрсә юк бит.
Ә гомумән алганда юл хәрәкәтендә катнашучыларга, транспортчымы ул, җәяүлеме - кагыйдәләрне бозмаска, үзара игътибарлы, ихтирамлы булырга киңәш итәр идем.
Газетага
Илгиз Җамалиев әзерләде.
фотоangvremya.ru
Нет комментариев