Эремчекле шарлотка ( Рецепт)
Кирәк:
5 йомырка
1 стакан шикәр комы
200 гр. эретелгэн ак май
350-400 гр. эремчек
2 стакан он
разрыхлитель
2-3 алма
Йомырканы яхшылап шикәр белән бергә болгатырга, шуңа эретелгән ак май, эремчек, он һәм разрыхлитель кушарга һәм яхшылап болгатырга. Камыр куе булырга тиеш. Камырны майланган табага салырга һәм алмаларны булеп камыр өстенә тезеп чыгарга. Духовкада 45 минут чамасы пешерергә.
Тәмле булсын!
http://www.kazanutlary.ru/news/tatar-halyk-ashlary/eremchekle-sharlotka
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа