Ерак бабама хат
Җәмгыять

    Ерак бабама хат

Исәнме,кадерле бабам. Сиңа хат яза оныкчыгың Инсаф.                       

  Быел Бөек Ватан сугышында җиңүгә 75 ел. Мәктәптә төрле сыйныфтан тыш чаралар, сыйныф сәгатьләре, очрашулар үткәрелә. Шушы сугышта катнашкан туганнар барлана.

    Мин синең турында әбиемнән сораштым. Син, Мәҗит Фатыйх улы Фатыйхов, 1918 нче елның 18 нче августында Күгәрчен авылында дөньяга килгәнсең. 1939 нчы елда армия сафларына киткәнсең. Шуннан  Бөек Ватан сугышына алынгансың.  Анда артиллерияче,пулемётчы, бүлек командиры булып хезмәт иткәнсең. Бөек Җиңүдән соң да ике ел хезмәт итеп, 1947 нче елда гына күп җәрәхәтләр алып, туган ягыңа кайткансың. Сугыштагы батырлыкларың өчен бик күп медальләр,мактау кәгазьләре белән бүләкләнгәнсең.

    Мин синең турында ,,Хәтер китабы”ннан да укыдым. Без сине фотосурәтләреңнән генә күреп беләбез.

     Бабаем, мин синең белән чын күңелдән горурланам. Дөньялар тыныч булсын, безгә сугышлар күрергә язмасын иде дип телим.

 

Сәхәбетдинов Инсаф.

абдулин                                                                                                                                  

 


Нет комментариев