Энҗе Гаязова: «Мигрень - ул неврологик авыру, гади генә баш авыртуы  түгел»
Җәмгыять

Энҗе Гаязова: «Мигрень - ул неврологик авыру, гади генә баш авыртуы түгел»

Баш авырту - һәркем диярлек тарыган иң таралган чирләрнең берсе.

Баш авырту сәбәпләре, аның иң таралган төрләре, хәлне җиңеләйтү ысуллары һәм кайчан табибка мөрәҗәгать итмичә булмый торган симптомнар турында без районыбызның неврологы Энҗе Гаязова белән сөйләштек.    
– Энҗе Шамилевна, кешенең ни өчен башы авыртырга мөмкин? Иң еш очрый торган сәбәпләр нинди? 
– Бик актуаль тема, баш авыртуны тоймаган кеше юк, ул төрле була ала - киеренкелектән алып инсульт яки баш миендә шешнең беренче билгеләренә кадәр, шуңа күрә аны үз вакытында диагностикаларга кирәк.
Баш авырту сәбәпләре бик күп. Ул стресс, ару-талу, йокы җитмәү, туклану режимын бозу, сыеклык аз куллану фонында барлыкка килергә мөмкин. Еш кына баш авырту озак вакыт бер позада тору, мәсәлән, компьютер каршында эшләгәндә муен һәм иңбаш мускулларының киеренкелеге белән бәйле. Сәбәп булып мигрень, ЛОР-әгъзалар авырулары, инфекцияләр, кан басымы үзгәрү һәм башка халәтләр булырга мөмкин. Шуңа күрә авыртуның барлыкка килү фактын гына түгел, ә аның характерын, дәвамлылыгын, локализациясен һәм яндагы симптомнарны да исәпкә алу мөһим.
– Стресс һәм ару-талу белән бәйле баш авыртулары нинди була?
– Киеренке баш авырту вакытында кеше гадәттә башны кысып торган авырту сизә.
 Бу вакытта еш кына муен һәм иңбаш мускулларында киеренкелек барлыкка килә. Мондый авырту чыннан да эмоциональ киеренкелек, озак эшләү, ял һәм йокы җитмәү белән бәйле булырга мөмкин. Мондый очракларда кайвакыт ял, йокы режимын нормальләштерү, саф һавада йөрү, муен һәм иңбаш мускулларын йомшарту ярдәм итәргә мөмкин.
– Йокы җитмәү яки дөрес булмаган көн режимы баш авыртуын китереп чыгара аламы?
– Әйе. Йокы җитмәү дә, гадәти режимның сизелерлек бозылуы да китереп чыгарырга мөмкин фактор булып тора. Шуңа күрә йоклау һәм ял итү графигын тотрыклы сакларга кирәк. Күпчелек олылар өчен йокының оптималь дәвамлылыгы якынча 7–9 сәгать тәшкил итә. Шулай ук ашауны калдырмау һәм су эчү режимын саклау да мөһим, чөнки су эчмәү һәм ризык арасында озак тәнәфесләр дә баш авыртуы белән озатылырга мөмкин.

Баш авырту сәбәпләре бик күп
– Күп кенә кешеләр көненә берничә сәгать компьютер каршында утыра. Бу баш авыртуына сәбәп була аламы?
– Әлбәттә. Компьютер каршында озак вакыт эшләгәндә кеше еш кына статик халәттә була, муен һәм иңбаш мускулларын киеренәйтә, моңа өстәп, күзләр дә киеренкелек кичерә. Болар барысы да баш авыртуына китерергә мөмкин. Даими рәвештә кечкенә тәнәфесләр ясарга, гәүдә торышын үзгәртергә,хәрәкәтләнергә киңәш ителә.
Эш урынын дөрес оештырырга, баш һәм арка торышына игътибар итәргә кирәк. Бер позада сәгатьләр буе утырырга ярамый.
– Ә һава торышы үзгәрү баш авыртуына ничек йогынты ясый ала?
– Кайбер кешеләр чыннан да атмосфера басымы үзгәргәндә һәм башка һава торышы факторлары булганда үзләрен начар хис итүләрен билгеләп үтә. Әмма реакция индивидуаль. Әгәр кеше һава торышы үзгәрү белән баш авыртуының барлыкка килүе арасында бәйләнешне даими сизсә, мондый эпизодлар ешлыгына игътибар итәргә һәм аларны табиб белән тикшерергә кирәк.
– Аерым рәвештә мигрень турында сорашасым килә. Баш авыртуының нәкъ менә аның белән бәйле булуын ничек аңларга?
– Мигрень – ул неврологик авыру,  көчле баш авыртуы гына түгел. Приступ пульсирующий (яки тибүче) авырту, еш кына башның бер ягында, яктылыкка һәм тавышларга югары сизгерлек, косу белән озатылырга мөмкин. Кайбер кешеләрдә приступ алдыннан яки вакытында аура – мәсәлән, күз күрү бозылулары яки башка неврологик симптомнар барлыкка килә.
Мондый приступлар кабатланса, даими рәвештә үз белдегегез белән авыртуны баса торган дарулар кабул итмәскә кирәк. Диагнозны төгәлләштерү һәм туры килә торган дәвалау билгеләү өчен неврологка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
– Баш авырту инде барлыкка килгән булса, кеше нәрсә эшли ала?
– Иң элек мөмкин булган китереп чыгаручы факторларны бетерергә тырышырга кирәк. Кайвакыт тыныч бүлмәдә ял итү, нормаль йокы, су эчү дә җитә. Мускуллар киеренкелегеннән муен һәм иңбаш өлкәсенә җиңелчә массаж, ял итү ярдәм итәргә мөмкин. Ләкин шуны аңларга кирәк: баш авыртуын дәвалауның универсаль ысулы юк. Әгәр авырту еш кабатлана, көчлерәк була яки гадәти тормышка комачаулый икән, аның сәбәбен ачыкларга, ә симптомны вакытлыча гына бетермәскә кирәк.
– Нинди очракларда баш авыртуына аеруча игътибар бирергә кирәк?
– Кинәт һәм бик көчле баш авыртуы, бигрәк тә моңа кадәр мондый хәл белән очрашмаган булсагыз, сагайтырга тиеш. Шулай ук аң югалу, аяк-куллар ою яки сизелерлек хәлсезлек, сөйләм яки күрү бозылу, югары температура, күп тапкыр косу белән озатылган авыртуны да игътибарсыз калдырырга ярамый. Мондый очракларда үз вакытында медицина тикшерүе узарга кирәк.

Табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк

– Даими баш авырту диагноз кую өчен сәбәп дип әйтергә мөмкинме?
– Әйе. Әгәр баш авыртуы еш кабатланса, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Приступлар ешлыгын, аларның дәвамлылыгын, авыртуның кайда урнашуын, аның характерын һәм аңа нәрсә этәргеч булуын ачыклау мөһим.


Нет комментариев