Диспансеризация нәтиҗәләре куанырлык түгел
Җәмгыять

Диспансеризация нәтиҗәләре куанырлык түгел

Бу елның алты аенда быел диспансеризация үтәргә тиешле район халкының 70 процентка якыны район хастаханәсендә булырга өлгергәннәр инде.

 Тик нәтиҗәләр генә бераз хәвефләндерә төшә, онкология белән бәйле шактый авыру ачыкланган. 36 кеше беренче-дүртенче стадия шешләр буенча учетка алынганнар. Табиблар диспансеризацияне вакытында үтүнең авыруны беренче стадиясендә үк ачыкларга мөмкин булуын, дәвалауга тиз бирешүчәнлеген искәртә. Соң булмасын өчен табиблар янында еш булу күпкә хәерлерәк булса кирәк.

 

фотоbbnews.ru


Нет комментариев