Әлеге чарада Чепья авыл китапханә мөдире Залия Зиатдинова тернәкләнүчеләрне дәва үләннәренең файдасы, аларны җыю вакытлары, төнәтмәләр ясау тәртибе белән таныштырды. Чарада дәва үләннәре турында китап һәм рәсем күргәзмәсе дә урнаштырылган иде. Әңгәмәдә тернәкләнүчеләр үзләре дә актив катнашып, фикерләре белән уртаклаштылар һәм очрашу ахырында барлык катнашучылар үлән төнәтмәләреннән авыз иттеләр. Бүлекчәдә узган әлеге чара тернәкләнүчеләргә үләннәр турында булган белемнәрен яңартырга, өстәмә мәгълүмат тупларга, сәламәт яшәргә мөмкинлек бирә, дип хәбәр итәләр "Наз" бүлекчәсеннән.
http://www.baltaci.ru
фото интернет чыганаклардан.
Нет комментариев