Чистайда  булган  давыл нәтиҗәләрен бетерү эшләре бара
Җәмгыять

Чистайда булган давыл нәтиҗәләрен бетерү эшләре бара

Кичә көндез Чистайда булган көчле давылның нәтиҗәләрен бетерү эшләре дәвам итә.

Шәһәрнең төрле микрорайоннарында көчле җил агачларны аударган, зур ботаклар һәм агач кәүсәләре юлларга килеп төшкән.

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәмәтов хәбәр иткәнчә, авария бригадалары оператив рәвештә территорияләрне чистарту һәм торгызу эшләренә керешкән. Табигать бәласенең нәтиҗәләрен бетерү эшләре дәвам итә.

 


Нет комментариев