Уңган аш-су остасы тәҗрибә уртаклаша.
“Тәмле булсын!” рубрикасы ачылгач редакциябезгә бик күп хатлар килде. Газета укучыларыбызның активлыгына бер куансак, икенче яктан асыл затларыбызның уңганлыгы, аш-су осталыкларын башкалар белән уртаклашырга теләве безне янә сөендерде.
Бүген редакциябез кунагы Котлы Бөкәш авылыннан Алсу Сәфәргалиева. Танылган чәк-чәк, бавырсак пешерү остасын күрше-тирә районнарда да яхшы беләләр. “Алсуның төше бер ай торса да йомшак саклана, авызга алгач эреп китә”, диләр. Хикмәте нидә икән соң? Алсу ханым әлеге сорауга бик теләп җавап бирде.Һәм газета укучыларга үз рецептларын тәкъдим итте.
–Чәк-чәк, бавырсаклар пешерү өчен туңдырылган йомыркаларны куллану яхшы. Ул суыткычта ким дигәндә 10 көн торырга тиеш. Бавырсакка камыр басу өчен савытка өшеп җебетелгән йомырканы туглап аңа шикәр комы, чеметем генә сода, тоз һәм бер-ике кашык сыек май салабыз. Камырны йомшак итеп, әмма төере калмаслык итеп яхшылап басарга кирәк.
Духовканы алдан кабызып куям. Майны табага күп итеп салам. Анысы яхшылап күпереп пешсен өчен кирәк. Кунада тәгәрәтеп һәм аны чама белән кискәләп әзерләгән бавырсак камырын табаларга тезеп куям. Күпереп пешкәнен карап торырга кирәк. Әзерләрен аерым табакка салып барам.
Сироп өчен 1,5 стакан шикәр комына ярты стакан сөт салып 10 минут кайнатабыз. Соңыннан әзер бавырсак өстенә әлеге сиропны салып болгатабыз һәм тәлинкәләргә салып өеп куябыз.
Ризыкларыгыз тәмле булсын!
Фәрвәз КАЮМОВА.
Нет комментариев