Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Чәчүгә быел да “Кама-Агро”  игенчеләре беренчеләрдән булып чыктылар

 Быел кыш кар мул яуганлыктан яз соңгарак калыр,  дип уйлаган идек.

 Әмма табигать үзенекен итте:  көннәр буе койган яңгырлар, гадәттәгедән ныграк кыздырган кояш берничә көн эчендә басу-болыннардагы калын кар катламын эретеп юкка чыгарды.  Кар сулары ташуларсыз гына көздән дымга сусап калган җиргә сеңеп тә беттеләр. Бу исә  район территориясендә кырларның тигез өлгерүенә китерде. Узган җомгадан соң районыбызның күпчелек хуҗалыклары язгы кыр эшләренә керештеләр.  Тургайлар җырына  техника гөрелтесе дә кушылды.

Быел районыбыз игенчеләре алдында 52 мең гектар сабан культуралары  чәчү бурычы тора. 12234 гектар көзге культураларны, 13950 гектар күпьеллык үләннәрне өстәмә тукландырып, тырмалыйсы бар.  Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, көзге культураларның 9000 гектарга якыны тукландырылган инде. Бу агрочараны “Кулон-Агро”, “Кама-Агро”, “ВЗП Балык Бистәсе” хуҗалыкларында оешкан төстә алып баралар. Ә  “Зюзино”да көзге культураларны, күпьеллык үләннәрне тукландыру, тырмалауны тулысынча төгәлләгәннәр дә инде.

10 000 гектарга якын мәйданнарда туңга сөрелгән һәм пар җирләре тырмаланган.

500 гектарга якын сабан культуралары чәчелгән. Чәчүгә быел да “Кама-Агро”  игенчеләре беренчеләрдән булып чыктылар. Хуҗалык уңганы Альберт Бәдретдинов 250 гектар арпа чәчәргә өлгергән инде.

... Кояш, җил басу-кырлардагы кадерле дымны парга әйләндерә. Шуңа да  аяз көннәрнең һәр сәгате кадерле. “Сабан чәчсәң, сазга чәч”, дип юкка гына әйтмиләр бит инде.

Илгиз Җамалиев

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса