Бәйрәм кайтавазы Балык Бистәсе районы җирлекләре буйлап яңгырап тора.
Бүген, ягьни, 22 февральдә Балык Бистәсендә һәм авыл җирлекләрендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган тантаналар уза. Моннан берничә сәгать элек район үзәгендәге "Геройлар Аллеясы"на һәм "Афганчылар Мемориалы"на веноклар, чәчәкләр кую тантаналары булды .Әлеге чарада хезмәт ветераннары, мәктәп коллективлары, мәдәният хезмәткәрләре, агротехникум студентлары актив катнаштылар. Ватанны саклаучылар көне алдыннан Казан шәһәрендә бәйрәмгә...
Бүген, ягьни, 22 февральдә Балык Бистәсендә һәм авыл җирлекләрендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган тантаналар уза. Моннан берничә сәгать элек район үзәгендәге "Геройлар Аллеясы"на һәм "Афганчылар Мемориалы"на веноклар, чәчәкләр кую тантаналары булды .Әлеге чарада хезмәт ветераннары, мәктәп коллективлары, мәдәният хезмәткәрләре, агротехникум студентлары актив катнаштылар.
Ватанны саклаучылар көне алдыннан Казан шәһәрендә бәйрәмгә багышланган олы чаралар бара. Әлеге тантаналарда район башлыгы урынбасары Илнур Ибраһимов җитәкчелегендә безнең район делегациясе дә катнаша. Алар Җижү паркында Бөек Ватан Геройларын искә алу Мемориалына венок куйдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев