Бәйрәм арты бәйрәм
Шушы көннәрдә Яңа Арыш авылында яшәүче Гөлнур һәм Рәис Гараевлар Казан шәһәрендә алдынгы гаиләләрне хөрмәтләүгә багышланган бәйрәмдә булып кайттылар.
Республика көне уңаеннан Кремльдә районнарда яшәүче алдынгыларны хөрмәтләү тантанасы булды. Аларны Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов һәм аның тормыш иптәше Гөлсинә Миңнеханова тантаналы рәвештә кабул итте. Бу чарада безнең районнан Гараевлар гаиләсе барды.( Алар турында тулырак язманы алдагы саннардан укый аласыз.)
Кичә шулай ук район мәдәният йортында ана капиталы тапшыру тантанасы булып узды. Бәйрәмгә дүрт гаилә килгән иде. Аларны Пенсия фонды бүлеге җитәкчесе Минзия Валеева һәм ЗАГС бүлеге җитәкчесе Лилия Кәримуллина котладылар һәм изге теләкләрен җиткерделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев