24 августта, республикада аязучан болытлы һава торышы, урыны белән кыска вакытлы яңгыр, көндез һәм кичен кайбер урыннарда көчле яңгыр, аерым районнарда яшен булуы көтелә, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
Көньяктан һәм көньяк-көнчыгыштан секундына 6-11 метр тизлектә җил исә, иртән, көндез һәм кичен аның тизлеге урыны белән 15-20 метрга кадәр җитә. Төнлә температура +9..+14 градус, көнбатышта +19 градуска кадәр тәшкил итте, көндез һава +23..+28 градуска кадәр җылыначак.
Казанда аязучан болытлы һава торышы, көндез һәм кичен кыска вакытлы, урыны белән яшенле яңгыр көтелә. Көньяктан һәм көньяк-көнчыгыштан секундына 6-11 метр тизлектә җил исә, көндез һәм кичен аның тизлеге урыны белән 15-18 метрга кадәр җитә. Көндез башкалада температура +23..+25 градус тәшкил итәчәк.
Нет комментариев