Бүген, 26 сентябрьдә, Татарстанда элек антициклон тәэсирендә урнашкан аномаль җылы һәм коры һава торышы саклана.
Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Республикада алмашынучан болытлы һава торышы фаразлана. Сизелерлек явым-төшем көтелми.
Җил секундына 4-9 метр тизлек белән көнчыгыштан һәм көньяк-көнчыгыштан исәчәк. Төнлә секундына 12 метр тизлек белән искән җил көндез тынычлана.
Чагыштырмача җылы төннән соң (7-12 градус) Татарстанда һава көндез +20, +25 градуска кадәр җылыначак (ТР башкаласында термометр баганалары +22, +24 градуска кадәр күтәреләчәк).
Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, республикада сентябрь азагына кадәр коры һәм җылы һава торышы саклана. Татарстанда көзнең беренче аеның азагы климатик нормадан 5 градуска җылырак була.
Нет комментариев