Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бәрәңге пәрәмәче пешерәбез

Камыр өчен: 2 йомырка 250 мл су 100 г сыер мае яки маргарин 1 аш кашыгы шикәр комы тәменчә тоз 500-700 г он Эчлек өчен: 800-900 г чистартылган бәрәңге 130 г сыер мае 150 мл сөт 1,5 бал калагы тоз 1 йомырка Бөтен әйберне кушып, төче камыр камыр басабыз. Камырны...

Камыр өчен:


2 йомырка
250 мл су
100 г сыер мае яки маргарин
1 аш кашыгы шикәр комы
тәменчә тоз
500-700 г он

Эчлек өчен:

800-900 г чистартылган бәрәңге
130 г сыер мае
150 мл сөт
1,5 бал калагы тоз
1 йомырка

Бөтен әйберне кушып, төче камыр камыр басабыз.

Камырны озынча итеп тәгәрәтәбез һәм зур булмаган кисәкләргә бүләбез.

Ул кисәкләрдән җәймәләр әзерлибез.

Җәймә өстенә бәрәңге боламагы салып чыгабыз һәм кырыйларын бөгеп чыгабыз.

Әзер пәрәмәчләрне майлы табага тезәбез һәм кызган мичкә куябыз.

Пәрәмәчләр әзрәк алтынсу төскә керә башлагач, алып, тугланган йомырка сарысы белән майлап чыгабыз.

Яңадан мичтә тыгабыз.

Пәрәмчләрне тәлинкә салгач, аз гына вакытка тастымал белән каплап куябыз. Алай пәрәмәчләр йомшак булачак.

http://www.zamansulyshy.ru/tt/component/k2/item/14109-bәrәңge-pәrәmәche-pesherәbez.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев