Габдрахман ага Әпсәләмовның “ Ак чәчәкләр” романындагы төп рольне уйнаучы Гөлшәһидәне барыбызда беләбез. Бактың исә, безнең Балык Бистәсе район үзәк хастәхәнәсендә дә нәкъ менә Гөлшәһидәгә ошаган табибәбез бар икән.
Кечкенә генә буйлы, мөлаем, ягымлы, гел елмаеп торучы, үзенең матур итеп сөйләшә белүе белән кешеләрне үзенә тартып торучы гомуми практик табибы Лилия Зөфәр кызы Шәйхетдинова ул.
Лилия тумышы белән Балык Бистәсеннән. Гаиләдә алар ике кыз. Апасы Ләйсән әнисе Әнисә ханым хезмәтен - икътисадчы һөнәрен сайлый.
Ә Лилияне медицина үзенә җәлеп итә. Һәм ул язмышын кешеләрне дәвалауга багышларга була.
- Безнең гаиләдә медицина хезмәткәрләре юк, шунлыктан мин медицинага барырга карар кылдым. Көн аралаш диярлек биология фәне буенча репетиторга йөрергә туры килде, - дип башлап җибәрде ул үзенең сүзен. Мәктәпне тәмамлагач ул максатчан программа буенча медицина университетына юл тота.
- Әти -әнием минем өчен ул чакта җан аттылар. «Медицина бит ул, кызым. Әллә дә соң икътисатчылыкка гына барасыңмы?» дип тә карадылар. Әмма мин үз уемнан кире кайтмадым, ниятләгән уку йортыма белем алырга кердем. Укырга керүе, укуы да авыр булмады, укысаң синең белемеңне укытучы сизә. Шуңа күрә мин бар көчемне туплап белемемне артырыр өчен укыдым да укыдым. Хәзердә буш вакытларым булса тизрәк китап яисә интернет аша гыйлем өстендә эш алып барам.
- Лилия, үзеңнең беренче эш көнеңне хәтерлисеңме? Коллектив ничек кабул итте сине?
- Коллектив бик җылы каршы алды. Озак еллар шәфкать туташы булып эшләгән Мөрсәлия апа Шәйдуллина гел ярдәм итеп, мине үстереп торды. “Сез безнең участокка яңа сулыш бирдегез”, - диде ул. Белмәгән, аңлап җиткермәгән әйберләремне аңлатты, миңа гел терәк булып тора. Мин аңа шундый киң күңелле булганы өчен бик рәхмәтлемен.
Лилия Шәйхетдинова 3 нче участокта булган пациентларга хезмәт күрсәтә.
- Лилия, сезнең участокка кайсы авыллар керә? Көненә ничә авыру кабул итәсез? Авыллар белән эшләве читен түгелме?
-Беләсезме, Гөлчәчәк, мин алдан ук эшемнең җиңел булмаслыгын белеп килдем. Әгәр дә мин хәзер авыр дип зарланып утырсам бу дөреслеккә туры килмәс иде. Безнең участокта Күгәрчен, Керәшен Казысы, Бәтке, Тулуш авыллары һәм Балык Бистәсенең бер өлеше керә. Беркемне дә кире борып чыгармаска тырышам. Ни өченме? Чөнки
авыру бүген миңа килгән икән, мин аны бүген кабул итәргә тырышам. Чөнки аның бүгенге чире киләчәктә аяныч хәл китереп чыгарырга мөмкин. Шуңа да кулымнан килгәнчә һәрбер авыруга игътибарымны кызганмыйм.
Авыллар белән дә эшне җайладык. Безнең участокка кергән авыл җирлегендә эшләүче фельдшерларыма рәхмәт әйтәсем килә. Анда бит кеше аяктан егылмыйча табибка килми. Фельдшерларыма гел әйтә киләм. Авыл халкы белән тыгыз элемтә дә торсыннар, авырулар янына ешрак йөрсеннәр, аларның хәлләрен белеп, аралашып торуларын үтенәм. Әгәр дә авыруның хәле начарая калса кичекмәстән хастахәнәгә алып килергә кушам. Андыйларны мин чиратсыз кабул итәм. Чөнки һәрбер кеше кемнеңдер кадерлесе.
- Лилия, белүемчә әле син терапия бүлегендә дә эшлисең. Ике эштә ничек өлгерәсең?
- Әйе, анда да эшлим. Чөнки анда мин күбрәк тәҗрибә туплаячакмын. Терапия бүлегендә эшли башлаган көнемнән мине үз канатлары астына алучы баш табиб урынбасары, үз эшенең остазы Рамил Фатыйх улы Гаязов, тәҗрибәле табибә Ризедә Хәмәтнур кызы Гаязова, күп еллар район халкының сәламәтлек сагында торучы табибә Римма Хәлим кызы Гаязоваларга чиксез ихтирамым зур. Нинди генә вакыт булмасын, алар миңа һәрчак ярдәм кулы сузарга әзерләр. Районыбызда шундый гыйлемле табибларыбыз булганга мин бик шатмын.
- Лилия , район шәһәр түгел. Ник кайттым икән дигән чакларың булмадымы?
- Бәхетне читтән әзләмиләр. Район яки шәһәр хастәхәнәсендә эшлисеңме, аның эше шул ук. Халыкка сыйфалы хезмәт күрсәтү. Мин үзем дәвалый торган авыруларыма дәвалау курслары биргәннән соң кабаттан килүләрен сорыйм. Нигә дисезме? Минем үземә билгеләгән чаралар пациент хәлен җиңеләйткәнме, юкмы? Шуны беләсем килә. Дәва булмаса иң беренче чиратта үземнән гаеп әзлим. Димәк мин нәрсәнедер күреп бетермәгән. Җибәргән ялгышымны төзәтергә тиеш дип уйлыйм. Яңа дәвалау ысуллары биреп, кешенең хәле яхшырганчы дәваланырга күндерәм.
- Гаиләгез белән таныштырып үтсәгез иде.
- Тормыш иптәшем Руслан янгын сүндерү бүлегендә хезмәт куя, кызыбыз Раянага 3 яшь, кечкенә генә булса да табибә булырга хыяллана. Әлегә Рус Әшнәгендә кайнанам-кайнатам белән бик матур гына яшибез. Әкренләп йорт салабыз. Тиздән яңа өебезгә дә күчербез дип уйлыйбыз,- диде Лилия елмаеп.
- Лилия, балыкбистәлеләргә нинди киңәшләрең бар?
- Беренчедән, табибка барудан куркырга кирәк түгел. Аннан үзеңнең чирләреңне яшереп калу да дөрес түгел. Әз генә үзеңнең организымыңда үзгәреш сизсәң аны интернеттан әзләп, үз белдегең белән дәваларга киңәш итмим. Кыска вакыт әчендә табибка мөрәҗәгатъ итәргә кирәк. Чөнки чирне башлангыч чорында дәвалый башлаган очракта аннан арынырга җиңелрәк булачак.
Лилия белән саубуллашып чыгып барганда: «Иң зур хыялың нинди?» ,- дип сорадым.
-Ел саен республика күләмендә уздырыла торган “Ак чәчәкләр” номинацисендә номинат булу, - диде.
Мин ышанам Зөфәр әфәнде белән Әнисә ханымның табибә кызлары киләчәктә зур үрләр яулаячак. Чөнки Лилия Шәйхетдинова бер урында гына таптанып, туктап кала торганнардан түгел.
Гөлчәчәк Газизова.
Нет комментариев