Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бирдебәк авылында "Көзге моңнар” концерты узды

Көз - матур һәм табигать хәзинәләренә бай ел фасылы. Шушындый гүзәл ел фасылын без, мәдәният хезмәткәрләре, киңәшләштек тә “ Көзге моңнар” дигән концерт программасы белән сезонны башлап җибәрергә булдык.Һәм беренче концертыбыз Бирдебәк авылында.

Көз - матур һәм табигать хәзинәләренә бай ел фасылы. Шушындый гүзәл ел фасылын без, мәдәният хезмәткәрләре, киңәшләштек тә “ Көзге моңнар” дигән концерт программасы белән сезонны башлап җибәрергә булдык.Һәм беренче концертыбыз Бирдебәк авылында.

Матур итеп бизәлгән сәхнәдә моңлы сандугачларыбыз Алия Шарафеева, Валентина Петухова, Исламия Сафина, Газинур Залялов, Илмир Гайнетдинов, Лариса Кибякова матур җырлары белән халыкны көндәлек мәшәкатьләреннән арындырды, шаян юморчыларыбыз Венера Шигапова, Валерий Федоров, Валентина Ефимова, Евдокия Толстова кызыклы миниатюралар белән барлык борчу мәшәкатьләрен оныттырып, яхшы кәеф бүләк иттеләр. Казаклар Чаллысыннан килгән керәшен кызларыбыз үзләренең дәртле биюләре белән тамашачыны сөендереп кич буе ял иттерделәр.

Шатлык зурмы ул, кечкенәме - мөһим түгел, ә менә кешеләргә аны бүләк итү үзеңнең дә күңелеңне сугара, яшәү офыгың киңәеп, яктырып киткәндәй була.

Эчтәлекле, күңелле концерт бер тында утеп китте. Килгән тамашачы бик теләп әлеге чарада ял итте һәм концертта катнашкан һәр сәхнә йолдызына мең мең рәхмәтләрен әйтеп тын гына өйләренә таралыштылар.

фото бәйрәмнән күренешләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса