Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Билингваль белем һәм тәрбия – заман таләбе

 Республикада татар теле һәм рус телләре тигез хокуклы дәүләт телләре булып санала.

Белүебезчә, билингвизм – ике телдә иркен аралашу, ситуациягә карап, бу телләрне кирәк чакта куллана белү. Ике телне камил белгән балалар тәрбияләү – бүгенге заман таләбе. Шуңа күрә телләрне хәзер балалар бакчасында ук өйрәнү зарур. Безнең “Салават күпере” балалар бакчасында билингваль белем һәм тәрбия бирү зур игътибар үзәгендә.

 Хәзерге көндә милли балалар бакчаларында, телне өйрәтү өчен төрле программалар һәм дәреслекләр төзеп бастырылды; методик кулланмалар һәм дидактик әсбаплар төзелде.Тәрбиячеләр алар  белән беррәттән традицион булмаган методлар ярдәмендә эш алып баралар: театральләштерү, төрле театр геройларын кулланып эшчәнлекләрен тагын да җанландырып җибәрәләр, балаларның кызыксынуларын арттыралар.  Без “Салават күпере”, “Сәхнә” журналлары редакциясе белән тыгыз элемтәдә торабыз. Алар уздырган бәйгеләрдә катнашып лауреат булдык, Рәхмәт хатлары, Дипломнар белән бүләкләндек.

Төркемнәрдә милли почмаклар булдырылды. Системалы рәвештә балаларны Идел буе халыкларының мәдәнияте белән таныштырып киләбез. Педагоглар тарафыннан “Балык Бистәм - минем кече Ватаным”, ”Халыклар дуслыгы” проектлары төзелде һәм уку елы дәвамында, балалар белән шул проектлар өстендә эш алып барылды.

Башка милләт халыклары, аларның мәдәниятен өйрәнү матур традициягә әверелде. Балалар  белән җанлы әңгәмәләр һәм виртуаль экскурсияләр уздырыла. Районыбыз тарихы белән якыннан танышу максатыннан, Туган як музеенда булу балаларның рухи дөньясын тагын да баетты. Үзәк мәчеткә сәяхәттән соң, ТАССРның 100 еллыгына багышланган “Мин яратам сине, Татарстан” конкурсы өчен макет ясалды. 

Китап һәрвакыттагыча безнең ярдәмче, киңәшчебез. Әдәби әсәрләр белән танышкач балалар үзләренә ошаган, истә калган күренешләрне рәсемгә төшерәләр, пластилиннан әвәлиләр. Алар бигрәк тә “Татар бизәкләре”, “Түбәтәйне, читек һәм калфакны бизә”, ”Алъяпкыч бизәү” дигән дидактик уеннарны бик теләп башкаралар.

Безнең бакчада бәйрәмнәр ике телдә уза. Әти-әниләр һәрвакыт балалар бакчасы тормышында актив катнашалар. Алар ярдәме белән төрле мавыктыргыч ярышлар, очрашулар, бәйгеләр, бәйрәм иртәләре уздырабыз. Ел дәвамында   бакчабызда йокы сәгатендә бишек жырлары  көйләү тәҗрибәсен  куллана башладык. Бишек җырлары зур тәрбияви көчкә ия, баланың  теле ачылуда, зиһенен уятуда иң тәэсирле тәрбия чарасы, дип саныйм. Халкыбызның телен, гореф-гадәтләрен, бәйрәм-йолаларын белеп үскән бала, киләчәктә илен, жирен һәм халкын ихлас яратучы, чын патриот булыр.

 Мөслимә Равзутдинова,

“Салават күпере” балалар бакчасы мөдире.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса