Бүген район Мәдәният йортында Балык Бистәсе халык театры режиссеры, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Рәфхәт Галиевка багышланган искә алу кичәсе була.
Озак еллар еллар эшләү дәверендә дистәләрчә спектакльләрне сәхнәгә куйган, матур, якты образлар тудырган Рәфхәт Фәйзрахман улының хезмәте бәһаләп бетергесез булды. Әлеге искә алу кичәсенә дә аның белән бергә эшләгән хезмәттәшләре, төрле елларда спектакльләрдә уйнаган сәхнәдәшләре килүе көтелә. Кичә кичке сәгать 19.00 дә башлана. Керү ирекле.
Автор Фарваз Каюмова.
Нет комментариев