Бүген район үзәгендәге ДОСААФ мәктәбендә ир-атлар арасында автомобиль йөртү буенча ярышлар узды.
Бу ярышлар Ватанны саклаучылар көне уңаеннан үткәрелде. Муниципаль район башлыгы Илһам Валеев барлык катнашучыларны, җанатарларны бәйрәм белән котлады һәи ярышларда уңышлар теләде.
Бәйгенең җиңүчесе булып, иң югары нәтиҗәләр белән район газ службасы хезмәткәре Ринат Хәсәнов калды. ФОРПОСТ үзәге директоры Евгений Ненастьев икенче, Балык Бистәсе эшмәкәре Олег Решетилов өченче призер итеп танылдылар. Алар Грамоталар һәм истәлекле бүләк белән бүләкләнделәр.
Бу турыда тулырак язмабызны газетабызның алдагы санында укырсыз.
Нет комментариев