Шушы исем аталуга олпат гәүдәле, бәдәнле, горур вә тыйнак бер егетне күз алдына китерәм. Олы Укмас авылында туган һәм дә бүгенгәчә туган туфрагында, кендек каны тамган изге җиргә тугрылык белән гомер кичерә ул. Мин шәхсән бу егет белән тәүге тапкыр әтисе Тәлгать абый аша таныштым.
Сабантуй гөрли. Мәйдан уртасында мәктәпне яңа гына тәмамлаган яшь көрәшче сөлгеле кулын артка куеп, тыйнак кына көндәшен көтә. Сизеп торам Тәлгать абыйның йөрәге урынында түгел, оясында бәбкәсен тойган каз сыман баскан урынына сыеша алмыенча бөтерелә генә. Аның улына каршы Әшнәкнең атаклы көрәшчесе - Кыям малае чыгачак икән. Ни әйтсәң дә үзенең “Батыр Кыям” белән бил алышканы, җиңгәне, җиңелгәне дә аз булмады. Менә моряк телняшкасыннан, мускуллары кояш яктысында нурланып уйнап торган егет улының алдына килеп басты. Ничек шулай булгандыр, күпләр абайламый да калдылар, Фәргать бер сулышта җирдән суырып алды да, чиста итеп аркасына да салды морякны. Шулкадәр тиз арада булды ки бу хәл, тамашаны күрми калып, арадан кызулык белән ”Булмады” диеп сызгыручылар да табылды. Тамаша кылучыларга, шикләнеп калган хөкемдарларга хаклык сүзен “Батыр Кыям” үзе әйтте: ”Мин көрәшкән кеше җәмәгать. Моннан да артык чиста була алмый. Гадел булу кирәк!”,-диде дә мәйдан уртасында басып калган Фәргатьнең кулын кысып, яшь егетне күккә чөйде. Бу Фәргатьнең олы Сабантуе мәйданында беренче зур җиңүе иде. Аннан Фәргать 19 ел рәттән үз авылының баш батыры булып калды. Мин аны әтисе белән бик күп Сабантуйларында очрата идем, көрәшүен яратып күзәттем. Инде менә Тәлгать абыйның истәлек дәфтәре белән танышып утырабыз. Саргая төшкән дәфтәр битләренә Фәргатенең җиңүләрен, җиңелүләрен теркәп барган ул. Шактый гына таушала төшкән дәфтәр битләре әти кешенең улы белән еш горурланып яшәвен күрсәтә. Бар әҗмугасы 64 тапкыр Сабантуйларның баш батыры исеменә лаек булган Фәргать Галәветдинов. Әлеге санның артында никадәр тырышлык, үҗәтлек, әзерлекләр ятканын бер Фәргать үзе генә белгәндер һәм дә аларның бәһасен “тренеры” - әтисе генә аңлагандыр. Мәйдан уртасында ул откан батырлар арасында урамнан гына сөлгегә ябышып чыгучылар булды дип әйтергә кем җөрьәт итәр икән?! Күпме республика чемпионнарына каршы лаеклы көрәште ул. Соңгы мәйдан тоткан елларының истәлекле җиңүе - 2008 елда район Сабантуеның төп җиңүчесе буларак “бишле” машинасы белән бүләкләнүен, ә моның өчен танылулы шактый гына район батырларын отуын хәтерлим.
- Мин көрәш мәйданындагы, тормыштагы җиңүләрем өчен иң беренче чиратта әтиемә рәхмәтлемен.Мин махсус тренер белән шөгыльләнмәдем. Ничә дистә еллар дәвамында әти гел янәшәмдә булды. Хәтеремнән бер дә китми, көрәштән арып кайтабыз,арылган, тик йокламыйча ул бәйгене төннәр буена энәсеннән- җебенә кадәр сүтеп-җыябыз. Дәфтәрләрен барлаганда кабат-кабат шуңа инанам, минем җиңүләрем өчен ничек тырышкан, янган-көйгән, горурланган ул. Шунысын да әйтеп узасым килә, безнең нәселдә әти, әни ягыннан да танылган көрәшчеләр булганнар. Минем көрәштәге уңышларым берникадәр дәрәҗәдә каннан да килә торгандыр,- ди Фәргать.
Тормышта да бары тик тырыш хезмәтнең матур яшәеш асылы булуын аңлатып тәрбия кылган улына. Юкса, бригадир кеше мәктәпне тәмамлаган үз улын фляга белән сөт төяүче итеп билгеләр идеме?! Аннан килә, авылда төпләнеп калырга ният кылган улының трактор баранкасы артына күтәрелүендә аның “өлеше” аз түгел. “Лаеш шулпасын яшьтән татыган егет, егылып борын каната торганнардан булып үсми ул”,-дия торган була әти кеше. Әйе, Фәргать эшкә дә батыр булып үсә. Армиягә чакырылганчы, әле аннан кайткач та аның өлешенә бары тик “тузган” техника гына тия. Тик шуңа карамастан, ул вакытларда ук инде алдынгыларны хөрмәтләгәндә беренче исемлектә сәхнә түренә еш күтәрелә Фәргатебез. Ә яңа тракторын кабул иткәч 11 ел дәвамында аеруча матур хезмәт уңышлары күрсәтеп хезмәт куя ул. Район, хуҗалык җитәкчеләре тарафыннан тапшырылган дистәләгән Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары аның булдыклылыгына мәдхия җырлаучы шәһадәтнамәләр булса кирәк. Хуҗалык таркалмаган булса, ул трактор аның кулында озак вакытлар төзек йөргән булыр иде әле. Тик батырны, тырышны халык үзе танып ала дигәндәй, эшсез, әле-мәле килеп йөрергә вакыты булмый да аның, яңа оешкан ”Азык- төлек корпорациясе”нә кинәттән генә вафат булган әтисе урынына идарәче итеп эшкә дәшеп алалар үзен. Менә шулай итеп, олы кайгы да онытылып бетмәгән килеш яңа хезмәт юлы башланып китә.
-”Әтиеңнең эшен дәвам итәсең улым. Ул 35 ел дәвамында шушы йөкне тартты. Сынатмады, кеше арасында авторитеты зур булды, аның белән киңәшкә килүчеләрнең иге-чиге булмады. Инде барысы синең намусыңа кала. Шул исәптән олы тормыш йөге дә” -әнинең әлеге үгет-нәсихәт сүзләре әтине югалтканнан соң әнидән ишеткән хәер-фатыйхалы беренче сүзләр булдылар. Шул сүзләр канат куйды да инде миңа. Шөкер, инде хәзер сигезенче елымны әлеге җәмгыятьтә идарәче вазыйфасын башкарам. Җитәкчелек белән уртак тел табып, аңлашып эшлибез. Хезмәтебезнең нәтиҗәсе күренгәч икеләтә сөенеп хезмәт куясың, - ди Фәргать.
Чыннан да, җәмгыять бүгенге көндә район буенча күп кенә күрсәткечләр буенча әйдаманлык итә.Бүгенге көндә ул җитәкләгән Иске Арыш бүлекчәсе исәбендә исә 4 мең гектарга якын сөрү җирләре теркәлгән. Нигездә, алар кырчылык, бөртеклеләр игү белән шөгыльләнәләр.Мактанырлыклары аз түгел. Әнә, быел көзге бодайның һәр гектарыннан 38 әр центнер уңыш алганнар.
- Бик тә булган егет. Эшен җиренә җиткереп башкара. Кул астында хезмәт куючылар арасында авторитеты зур. Һөнәри осталыгы өстендә даими эшли, елдан-ел җитәкче ролендә камилләшә бара. Хезмәт кешесе, шәхес буларак тотрыклы үсештә. Перспективасы зур, - ди аның турында “Азык-төлек корпорациясе” җәмгыяте җитәкчесе Рәис Гафуров.
Туган авылында халык ихтирамы белән яши бу гаилә. Әтисе кебек киң күңелле, ярдәмчел булуы Фәргатьне авыл халкы белән бер органик бөтендә яшәтә. Шәхси хуҗалыкларында трактор бар. Йомыш белән аз килмиләр үзенә. Ә ул ярдәмгә ашыга, булганы белән бүлешергә тырыша. Соңгы елларда авыл Сабантуен уздыру мәшәкатьләренең авыр бер өлеше ирле-хатынлы Фәргать белән Минзәлия җилкәсенә төшә.”Изгеләр ашы” уздыручыларның да беренче ярдәмчеләре алар. “Авыл кешесе һәм дә үзебез өчен бит”,- диләр алар бер аваздан.Хезмәт көннәреннән калган сәгатьләре шәхси хуҗалыкны алып барырга бүленә. Шәхси хуҗалыкларында 12 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 4 савым сыеры, 20 баштан артык сарык малы асрыйлар. Гаиләнең тәүлек режимын аңлау кыен түгел, минутланып бүленгән бар гамәлләре. Фәргать бүгенге көнендә дә спортка битараф түгел, аз гына җае чыктымы, герләр уйната башлый, район, республикакүләм бәйгеләрен күзәтеп барырга тырыша, аеруча татарча көрәшнең җанатары.
- Безнең тормыш үзе көрәш бит ул. Ә шул көрәштән җиңүче булып чыгу минем көндәлек максатым. Күңел кояшың нурланып торганда, гаиләңдә җан тынычлыгы сакланганда, сәламәт булганда барысына ирешергә була, матур гамәлләр дә кылына, - ди ул. Нәкъ шулай, сүзләрең хак, Фәргать!
Вазыйх Фатыйхов.
Олы Укмас авылы.
Нет комментариев