Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Безнең хат ташучы Мәрзия апабыз алдынгылар сафында

 Кичә  “Татмедиа” ачык җәмгыятендә 2019 елның  икенче яртыеллыгына язылу нәтиҗәләре буенча республиканың иң яхшы почтальоннарын һәм элемтә бүлекләрен тәбрикләү тантанасы булып узды. Җиңүчеләргә  грамоталарны һәм акчалата призларны “Татмедиа” ачык җәмгыятенең генераль директоры урынбасары Әлфия Адиятова тапшырды.

 - Иң яхшы почтальон һәм элемтә бүлекләрен тәбрикләү   конкурсын 12 нче мәртәбә үткәрәбез. «Татмедиа» җитәкчелеге исеменнән «Татарстан почтасы» Федераль почта элемтәсе идарәсенә үзара хезмәттәшлек өчен рәхмәтебезне белдерәбез. Алга таба да бу хезмәттәшлек уңышлы дәвам итәр дип ышанабыз. Рәхмәтләребезнең зурысы безнең басмаларыбызны халыкка җиткерүчеләргә - сезгә! Газета һәм журналлар алдыручылар өчен бу  җаваплы эш зур әһәмияткә ия.  Бүгенге көндә безнең басмаларга 88 меңнән артык кеше язылган. Һәм бу узган елга караганда артыграк, - диде ул.

«Татарстан почтасы» Федераль почта элемтә идарәсе директор урынбасары Светлана Гришина үз чиратында «Татмедиа» җәмгыятенә -  эчтәлекле басмалары, ә почта элемтәсе хезмәткәрләренә нәтиҗәле хезмәтләре өчен рәхмәтен җиткерде. Шулай ук Татарстанның Рәсәй Федерациясе төбәкләре арасында иң күп укучыларга ия булуын әйтте.

“Иң яхшы авыл җирлеге почтальоны” номинациясе  буенча җиңүчеләр арасында безнең районнан хат ташучы Мәрзия Хәтимова да бар. 2019 елның икенче яртыеллыгына ул 550 кешегә газета-журналлар яздырган һәм район газетасы «Авыл офыклары»на («Сельские горизонты») язылуны үстерүгә ирешкән.  Район газетасы белән хуҗалыкларны җәлеп итү 125 процентны тәшкил итә.

Мәрзия Хәтимованы балыкбистәлеләр яхшы белә. Һәм аны яхшы хезмәткәр өчен генә түгел, тәртипле, җаваплы кеше буларак та хөрмәтлиләр. Без һәрвакыт аның турында ул хезмәт күрсәтә торган участокта яшәүчеләрдән уңай фикерләр ишетеп торабыз.

Мәрзия Хәтимова  Балык Бистәсе элемтә бүлегендә 2006 елдан бирле эшли. Коллективка килү белән ул үз кешегә әйләнә. «Башта авырлыклар булды билгеле, - ди ул үзенең беренче эш көннәрен искә алып. - Хезмәттәшләрем эшнең бөтен нечкәлекләренә өйрәттеләр. Бер ай эчендә башкарасы вазыйфаларыма  төшендем. Кешеләр белән таныштым, вакыт үткән саен эшемә кызыксыну көчәйде. Һәр өйдә мине көтеп алганга мин бик шат. Газета-журналларга язылу өчен алар миңа гына мөрәҗәгать итәләр. Минем участокта яшәүчеләр аеруча район газетасы - «Авыл офыклары»н яратып укыйлар. Хезмәтемә зур бәһа биргәннәре өчен Балык Бистәсе почта элемтә бүлеге һәм «Татмедиа» җәмгыяте җитәкчелегенә зур рәхмәт», - ди ул.

Тагын шунысын да әйтеп үтик, «Татмедиа» ачык җәмгыяте оештырган әлеге конкурста тиражны арттыруга ирешкән һәр хат ташучы һәм почта бүлекчәсе да катнаша ала. 

 

Таңсылу МИНҺАҖЕВА.

фото автордан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса