Бездә аңа урын булмаска тиеш
Җәмгыять

Бездә аңа урын булмаска тиеш

Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне Берләшкән Милләтләр Оешмасының Генераль ассамблеясы тарафыннан игълан ителгән һәм ел саен 9 декабрьдә билгеләп үтелә.

Нәрсә соң ул-коррупция? Соңгы елларда халык теленнән төшмәгән төшенчәгә аңлатманы "Коррупциягә каршы тору турында"гы Федераль законда бирелгән. Коррупция-хезмәт урыныннан, вәкаләтләрдән явызларча файдалану, ришвәт бирү, алу, физик һәм юридик зат тарафыннан акча, кыйммәтле әйберләр, башка мөлкәт алу, милек характерындагы хезмәтләрдән файдалану рәвешендә җәмгыять һәм дәүләтнең законлы мәнфәгатьләренә каршы килеп вазыйфаи урыннан файдалану яки коммерция характерындагы сатып алу (подкуп).
Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне балалар иҗат үзәгендә "Мәгариф оешмаларында коррупцияне профилактикалау һәм кисәтү буенча эш оештыру" дигән темага киңәшмә узды.

(тулы язманы газетабызның 14 декабрь санында укый аласыз)


Нет комментариев