Ил тарихына иң кайгылы көннәрнең берсе булып кереп калган, кара хәрефләр белән язылган 22 июнь - Хәтер һәм кайгы көне буларак билгеләп үтелә. Бик күпләрнең язмышына үтеп кергән, өмет-хыялларын чәлпәрәмә китергән көн ул.
“Без – сугыш елы балалары. Әтиләребез фронтка киткәндә сабыйлар гына идек. Күпләребез шул көннән ятим калды. Сугыш безне балачак бәхетеннән мәхрүм итте...”
Ут эченә кермәсәләр дә сугышның нинди авырлыклар китерүен үз җилкәсендә татыган ул буын. Ятимлек ачысын күз яшьләре, йөрәк сыкравы аша үткәргән.
Олы Әшнәк авылыннан Илдар Гарипов белән сөйләшүебез дә шул елларны искә алудан башланды. 1941 нче елда туган ул. Әтисе Габдулланы сугышның беренче елында ук фронтка алалар.
–Мин әтине бөтенләй белмим. Шул китүдән кайтмаган, хәбәрсез югалганнар исемлегендә әти. Әни безне бер ялгызы үстерде. Кечкенәдән кирәк-яракка булышып үссәк тә, тормыш авырлыгының иң зур өлеше әнигә төшкәндер. Мин аны яши-яши аңладым, – ди Илдар абый. – Кечкенәдән яз җитүгә кырдан кузгалак, кукы җыеп ашый идек. Шуны да табып булмас иде. Хәзер менә кыр тулып ята ул. Беркемгә дә кирәге юк. Ә ул чакта ачлы-туклы еллар булды. Әни черек бәрәңгене киптереп куяр иде дә, шуны кипкәч кетер-кетер ашар идек.
11-12 яшьләрендә колхозда көтү көтәргә алынган Илдар ага. “Шуның өчен һәр көнне ярты килограмм ипи белән ярты литр сөт бирәләр иде. Риза идек”, - ди ул. Хәер, нишләмәк кирәк, ил белән килгән авырлыкны халык бердәм булып күтәргән.
Олы Әшнәк мәктәбендә 7 сыйныфны тәмамлый. Терлекчелектә эшли. Армия сафларына алынгач Хәрби-Диңгез Флотында хезмәт итә. Аннан кайткач 1964 елда, авылның уңган кызы Миңнегөл белән никахлашып гаилә коралар. Яшь булсалар да тырышлыклары, һәр эшне белеп эшләүләре өчен хөрмәт итәләр Гариповларны. Икесе дә терлекчелектә хезмәт куялар. Лаеклы ялга чыкканда Илдар аганың 44 ел, Миңнегөл апаның 42 ел хезмәт стажы була.
(Тулысынча газетадан укый аласыз)
Фәрвәз Закирова.
Нет комментариев