Быелгы район үзәк Сабантуенда йөздән артык балыкбистәле Мактау кәгазьләре, акчалата премияләр, кыйммәтле бүләкләргә лаек булдылар. Аларның тулы исемлеге белән газетабызның сайтыннан таныша алырсыз. Алар арасыннан Юлсубино авыл җирлеге башкарма комитеты сәркәтибе Эльмира Зыятдинова-
Татарстан Дәүләт Советының Рәхмәт хаты, балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең көрәш буенча тренеры Рафик Мөхәммәтшин- Россия Федерациясенең Рәхмәт хаты, " Азык- төлек корпорация"се баш зоотехнигы Равил Вильданов-Россия авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хаты, " Кулон Агро" җәмгыяте механизаторы Валентин Тарасов, " Агрокам" җәмгыяте операторы- терлекчесе Нина Новикова, "Азык- төлек корпорация"се механизаторы Ринат Кәримов, " ВЗП Рыбная Слобода" җәмгыяте сыер савучысы Фәйрүзә Шигапова, " Шәмсетдинов" хуҗалыгы механизаторы Нурислам Гатауллин Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек министрлыгының Почет грамотасы, район поликлиникасы медсестралары Мурсәрия Шәйдуллина һәм Гүзәлия Садыйкова Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгының Почет грамотасы, район мәгариф бүлеге методисты Рифкат Саттаров, 2 номерлы мәктәпнең педагог- психологы Әлфия Мөхәммәтҗанова, Яңа Арыш мәктәбе директоры урынбасары Нәзирә Миннәхмәтова Татарстан мәгариф министрлыгының Почет грамотасы белән бүләкләнделәр.
Нет комментариев