Бу хәл Наро-Фоминскида була. Хокук сакчылары күке ананы тиз ачыклый. Ул 35 яшьлек күпбалалы ана булып чыга. Олы улы әтисе белән яши. Икенче сыйныфта укучы улын үзе тәрбияли. Нәкъ ул анасының урамда бала табуына һәм аны ташлап калдыруына шаһит була. "Хастаханәгә шалтыратырга теләдем, әмма телефонның зарядкасы беткән иде", - дип аклана хатын. Аның йөкле булуын туганнары белмәгән, табибларга да йөрмәгән икән. Янәсе аның "паспортын урлаганнар". Баланы ташлап калдыру сәбәбен хатын аңлата алмый. Тикшерү бара.
http://www.almet-rt.ru/tt/thebest/item/18017-ber
Нет комментариев