Башкортстанда куркыныч давыл котырган (ВИДЕО)
Табигатьнең көч-куәтенә исең китәрлек. Соңгы көннәрдә ил буйлап давыл котыра, яшенле яңгырлар ява. Мәскәү шәһәре һәм өлкәсенә һөҗүм иткән гарасат 16 кешенең гомерен өзде. Йөзләгән ауган агач-куаклар, ватылган-җимерелгән машиналар, җәмәгать транспорты тыгыннары - урамнарның өсте аска килде. Синоптиклар җимергеч давыл килми дип тынычландырса да, Башкортстанда да көчле җил өермәсе котырган....
Табигатьнең көч-куәтенә исең китәрлек. Соңгы көннәрдә ил буйлап давыл котыра, яшенле яңгырлар ява. Мәскәү шәһәре һәм өлкәсенә һөҗүм иткән гарасат 16 кешенең гомерен өзде. Йөзләгән ауган агач-куаклар, ватылган-җимерелгән машиналар, җәмәгать транспорты тыгыннары - урамнарның өсте аска килде.
Синоптиклар җимергеч давыл килми дип тынычландырса да, Башкортстанда да көчле җил өермәсе котырган. Ул каралты-кураларны җимергән, йортларның түбәләрен, капка-коймаларын алып аткан. Бер сүз белән әйткәндә: коточкыч!
http://matbugat.ru/news/?id=19058
фото интернет чыганаклардан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев