Бас әле сагышларны,  бас гармун телләренә...
Җәмгыять

Бас әле сагышларны, бас гармун телләренә...

 Тегермәнлек авылына  сәяхәтебезне дәвам итеп, Югары Тегермәнлек авылында яшәп гомер кичерүче, оста гармунчы егетебез Ибраһим Зиннуров өенә юнәлдек.

  Югары Тегермәнлек авылы мәдәният йортында 24 ел сәнгать җитәкчесе булып эшләгән Ибраһимны күрми китмичә булдыра алмадым.

Бик күп җырлар авторын  авылдашлары гына түгел, районыбызда да  күпләребез белә.

- Ул өздереп гармунда уйнап җибәрсә моңсызларда моңлана, биемәгән кеше дә бии башлый дип көлә авыл җирлеге башлыгы Анатолий Дмитриев.

- Ибраһим, бу сәләт сиңа кемнән күчте? Ничә яшьтә гармунда уйный башладың?

- Әтием Муса бик оста гармунчы иде. Ансыз бер мәҗлес тә узмады. Аннары туганнан туганым Ильяс Зиннуров та сәнгатькә гашыйк кеше булды. Күпләребезнең яратып тыңлый торган “Зәңгәр күлмәк“ җырының коен ул язган иде.

Ибраһимнар гаилә дә биш бала үсә.

- Бүгенгесе көндә дә туганнар белән аралашып яшибез, туганнар кайта, төп нигезне ташламыйлар, - ди Ибраһим.

Ибраһимсыз авылда бер бәйрәмдә узмый. Авылларында  шундый талантлы егетләре булуына  авыл халкы һәм мәдәният йорты җитәкчелеге дә  бик  шат.

-Ибраһим,  күпме  иҗат җимешләрең? Нинди темага күбрәк иҗат итәсең? Синең җырларыңны җырчыларыбыз башкарамы?

-Язылган җырларым шактый.Темалары да төрлечә. Соңгы вакытта язылган “Әнкәй” җырым дөнья күрде. Җырчылар белән алай тыгыз әлемтә дә эшләмим. Әгәр җырчылар минем җырларымны башкарырга теләсәләр мин, әлбәттә,  каршы килмәс идем.

Әнисе турында язылган җырны миндә тыңлап карадым.

Ибраһим әнисенең соңгы көненә кадәр  янында булып, аны тәрбияләп, зурлап соңгы юлга озата.

 Хәзерге вакытта  Ибраһимның бар юанычы яраткан эше, туганнан якын гармуны һәм үзе иҗат иткән җырлары белән  ялгызы гына гомер кичәрә. Өйләнергә исәбең юкмы соң, дигән сорауга җавабы кыска булды. Ул көлеп: «Килеп алып киткәннәрен көтәм», -  диде. Язмамның ахырында нәрсә диясем килә.

Бәлкем киләчәктә автор башкаручы Ибраһим Зиннуровта үз парын табып, матур гаилә корыр. Һәм аның репертуарына тагын бер өр-яңа, сөйгән ярына багышланган җыр барлыкка килер.

 

Гөлчәчәк ГАЗИЗОВА.

фото автордан.


Нет комментариев