Барыбыз өчен дә кадерле булган абыебыз Илһам Госман улы ВАЛЕЕВның шушы көннәрдә күркәм юбилее.
Кадерлебез! Сине ихлас йөрәктән олуг бәйрәмең белән тәбрик итәбез. Киләчәктә дә матур, тигез тормыш, саулык һәм шатлыклар телибез. Гомер юлың озын, уңышларга бай булсын!
Узган гомереңдә хезмәтеңне данлап,
Шатлыклар да килгән өелеп.
Итәгатьле булып юлны үттең,
Кылган гамәлләрең игелек.
Батырлыкка өлге – яшәү юлың,
Кальбең сафлыклары – үрнәктер.
Көчсезлекне һич тә яратмыйсың,
Синең йөрәк олпат йөрәктер.
Кан тамырларыңда гаярьлек бар,
Олыгаюга һич баш бирмисең.
Әти төсле безне кайгыртып гел,
Изгелекләр кылып яшисең.
Туганлык җепләрен саклап яшәвеңә, барыбызга да терәк-ышаныч булуыңа мең рәхмәтлебез, абый.
Олы хөрмәт, тирән ихтирам белән: әниебез һәм барлык туганнарың.
Нет комментариев