Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Бар шундый һөнәр- Ватанны саклау

Соңгы елларда Россия Кораллы Көчләре тамырдан үзгәреш кичерде. Бу моннан ун ел элек булган армия түгел инде ул. Ватан калканы бөтендөнья алдындагы абруен кайтара башлады. Заманча, дөньяда тиңе булмаган кораллар белән куәтләнде.

 Хәрбиләрнең хезмәт шартлары, тормыш, көнкүреш дәрәҗәсе дә тамырдан үзгәрде. Оборона министрлыгы 2021 елга кадәр Кораллы Көчләр тулысынча контракт белән хезмәт итүчеләрдән торырга тиеш дигән бурычны куя. Хәзер дә гаскәрләрнең яртысыннан артыгын контрактчылар тәшкил итә икән инде. Балык Бистәсе хәрби комиссариатының бүлек начальнигы ярдәмчесе Юрий Резун әйтүенчә, безнең районнан 100 гә якын ир-егет тормышын хәрби хезмәт белән бәйләгән. Соңгы елларда гына 15 егет контракт белән хезмәт итүне сайлаганнар.

Сергей Дубицкийның контракт төзеп яңадан солдат формасы кигәненә биш ай гына икән әле. Әти-әнисен, дусларын, туганнарын шатландырып чираттагы ялына кайтып та җиткән әннәтерә.

Балык Бистәсе мәктәбен тәмамлаганнан соң, агротехник техникумыбызда тракторчы-машинист таныклыгы алган ул. Шул арада армиягә чакырылыр вакыты да җиткән. “Армия сафларына зур теләк белән киттем”,- ди Сергей. Зенит-ракета гаскәрләрендә механик-йөртүче булып хезмәт иткән якташыбыз. МТЛБ ( бронялы тягач) йөрткән. Күп тапкырлар масштаблы хәрби уеннарда катнашкан. Ракета атуларында үзен уңай яктан күрсәткән. Үз карамагындагы техниканы биш бармагы кебек үзләштергән. Армиягә күңеле дә кулы да яткан егетне командирлары контракт буенча хезмәт итәргә калырга да үгетлиләр. Сергей ул вакытта бу адымга барырга базмый, бистәсенә кайтып китә. Әмма районда күңеленә хуш килердәй эш таба алмый. Көннәрнең берсендә хәрби комиссариатка чакырып, контракт буенча хезмәткә китәргә тәкъдим итәләр. Үзе дә бу хакта уйланып йөргән егет бик теләп ризалык бирә.  

 

Илгиз Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса