Балыкбистәлеләрне алдаулар ешайган
Рәсәй Эчке эшләр министрлыгының Балык Бистәсе районы буенча бүлеге хезмәткәрләре әйтүенчә, районда халыкны алдау очраклары ешайган.
Алдакчылар тапкырлык күрсәтеп, халыкка пластик тәрәзәләрнең кайбер детальләрен алыштыру эшләрен башкаруларын әйтәләр. Билгеле инде, үзләре өчен уңай бәядән.
- Башта алардан телефон аша тәрәзәләрне бушлай майлау-җайлау эшләре башкару турында шалтырату була, - дип аңлаталар алдакчыларның эш алымнарын полиция хезмәткәрләре. Гражданин килешкәннән соң килеп эш башлыйлар. Сүз иярә сүз чыгып алдакчылар теге яки бу детальне алыштырмасалар тәрәзәнең төшеп китәчәгенә дә ышандыралар. Инде сизгерлеген югалткан хуҗаны тәрәзә тоткаларын, һава йөртми торган резина ныгыткычларны һәм башка фурнитураны алыштырырга да күндерәләр. Аннан соң гражданин белән түләүле хезмәт күрсәтү турында шартнамә төзелә. Эшче хезмәтләрен башкарып киткәч кенә кешеләр үзләренә югары бәядән хезмәт күрсәткәннәрен аңлыйлар. Менә шуннан соң алданган кешеләр полициягә мөрәҗәгать итәләр.
Тик әлеге гамәлләрнең җинаять икәнлеген исбатлау гына ансат эш түгел. Хокук саклаучылар аңлатуынча бу очракта гражданин үз ирке белән шартнамә төзеп исәп-хисапны үзе ясый. Күп очракта әлеге алдакчыларның “корбаннары” - өлкән яшьтәге ялгыз кешеләр үзләренең соңгы акчаларын да бирәләр. Бу очракта саклану чараларының берсе булып, вакытында полициягә яисә авыл җирлеге башлыгына, күршегезгә шикле кешеләр килү турында хәбәр итәргә кирәк.
Игътибарлы булыгыз, үзегезне алдауга юл куймагыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа