Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балыкбистәлеләргә кар- буран куркыныч түгел

 Иске Яңа ел алдыннан табигать балыкбистәлеләрне кар-бураны белән “ куандырды”. Кемдер куангандыр, ә менә ИП “Гарипов” хезмәтчәннәре өчен шактый зур сынау булды.

Быел икенче тапкыр сыный инде аларны Кыш бабай. 31 декабрь көнне дә шактый тир, дөресрәге, кар түгәргә туры килгән . 80 рейс кар чыгарганнар Яңа ел алдыннан.

-Хәзерге вакытта район үзәге урамнарында 7 берәмлек техника, шул исәптән автогрейдер, фронталь төягеч  эшли. Северный поселогы, “Поле Чудес” урамнарын куәтле К-700 чистарта. Быел яңа кар төягеч тә алдык. Ул район үзәгеннән кар төяп чыгаруны шактый җиңеләйтте. Карны 3 КамАЗ ташып торалар. –диде безнең хәбәрчебезгә оешма җитәкчесе Рафис Гарипов. Урамнардан тыш, каты көнкүреш калдыклары җыю мәйданчыкларына килү юллларын кардан арындыру да алар өстендә икән.

 Солтан, Шумково авыл җирлекләре белән дә урамнарны, юлларны кардан чистартуга килешү төзегәннәр.

13 гыйнвар көнне иртәнге 5.00 дән 20. 00 сәгать кә кадәр эшләп 30 машинадан артык кар чыгардылар ИП “Гарипов” хезмәтчәннәре. Балык бистәсе шәһәр җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе  Марс Мәгыйзов та  аларның эшчәнлегеннән канәгать булуын белдерде.

-Әлегә үзләренең бурычларын җиренә җиткереп башкарырга тырышалар. Күргәнегезчә, урамнар чиста. Халыктан да бу мәсьәләдә зар ишеткәнебез юк,- диде ул.

 

 Автор Илгиз Җамалиев.

фото автордан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса