​​​​​​​Балыкбистәлеләр, үзизоляция чорында азык-төлек китерү кагыйдәләрен беләсезме?
Җәмгыять

​​​​​​​Балыкбистәлеләр, үзизоляция чорында азык-төлек китерү кагыйдәләрен беләсезме?

​​​​​​​Үзизоляция чорында кайбер җәмәгать туклануы предприятиеләре ашамлыкларны йортларга, фатирларга илтеп бирүгә күчтеләр. Бу төр хезмәт күрсәтүнең үз тәртипләре, кагыйдәләре бар. Алар  белән Россия кулланучылар күзәтчелегенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе территориаль бүлеге начальнигы урынбасары  Ирина Миличихина таныштыра.

  • Хәзерге вакытта бик күпләр йортларына, фатирларына ашамлыклар китерү хезмәтеннән файдаланалар. Бу үзизоляция режимын саклауда зур әһәмияткә ия әлбәттә.

Әзер ашамлыкларны китерүгә заказлар интернет яки телефон аша бирелә. Конкрет кафе тәкъдим итә торган ризыклар турында мәгълүмат, аларның рәсемнәре белән кулланучы Интернет челтәрендәге сайтларда таныша ала.

Заказны кабул иткәндә, ашамлыклар турында мәгълүматка игътибар итәргә кирәк.  Анда продукциянең исеме, аны әзерләү ысуллары, составындагы компонетлары; җәмәгать туклануы продукциясенең бер порциясенең авырлыгы (күләме), туклыклылык кыйммәте турында мәгълүматлар; продукция әзерләү шартларының норматив һәм техник документлары; әзерләү датасы һәм сәгате; яраклылык срогы, саклау шартлары күрсәтелгән булырга тиеш.

Заказны кабул итеп алганда саклык чаралары күрү зарур.

Түләүне контактсыз- онлайн ысул белән башкарсагыз яхшырак булыр. Мобиль терминал аша түләгәндә перчаткалар кияргә, соңыннан кулны сабын белән юарга, дезинфекцияләү сыеклыгы белән сөртергә кирәк.

Курьер заказны тапшырганда, ашамлыклар салынган тартманы ишек янына куярга, ишектән 1.5 метрга читкәрәк китеп кулланучыга телефон аша товарны китерүе турында хәбәр итәргә тиеш.

Мондый саклык чаралары эпидемия таралу куркынычы булган хәзерге чорда бик мөһим. Аларны төгәл үтәргә кирәк.

 


Нет комментариев