Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балыкбистәлеләр: Цифрлы эфир телевидениесенә күчү өчен нәрсәләр эшләргә кирәк?

Узган атна ахырында районның халыкка социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә цифрлы эфир телетапшыруларын кабул итү өчен җиһазларны урнаштыру, көйләү буенча волонтерларны өйрәтү курсы булып узды.

Анда районыбызның төрле торак пунктларыннан махсус сайлап алынган волонтерлар чакырылган иде. Татарстан Республикасы радио-телевизион тапшыру үзәгенең (РТПЦ) әйдәүче инженеры Сергей Романов һәм инженер Андрей Бахусов аларга цифрлы телевидениенең өстенлекләре, аңа күчү өчен нәрсәләр эшләргә кирәклеген аңлаттылар. Волонтерларның сорауларына җавап бирделәр. 
Инде хәбәр ителгәнчә, 2019 елның  3 нче июненнән Татарстан Республикасында тулы масштабта цифрлы эфир телевидение челтәренә күчү көтелә. Аналог эфир тапшыру туктатыла. “Цифра»га күчү республикабызның барлык гражданнарына бушлай яхшы сыйфатта 20 телеканал карарга мөмкинлек тудырачак. Сүз уңаеннан, радио- телевизион тапшыру үзәге белгечләре безнең районның барлык территориясендә цифрлы эфир сигналының тотрыклы кабул ителүен билгеләп үттеләр. Әмма бу масштаблы чарага алдан әзерләнү таләп ителә.
 Әгәр дә сезнең телевизорыгыз экраннарында  “А” хәрефе күрәсез икән, димәк, сез аналог эфиры белән файдаланасыз. 

Цифрлы  эфир телевидениесенә күчү өчен нәрсәләр эшләргә кирәк соң?
-  Әгәр дә телевизорыгыз DVB-Т2 цифрлы стандартта эшли икән, бу очракта аны дециметрлы яки  бөтен дулкыннарны тота торган антеннага тоташтыру да җитә;-   Телевизорыгыз DVB-Т2 цифрлы стандартта эшләмәгән очракта антеннадан тыш DVB-T2 стандартлы приставка да алырга кирәк булачак. Алар хәзер барлык көнкүреш техникасы һәм электроникасы кибетләрендә, почта бүлекләрендә сатыла. 
Телевизорның DVB-Т2 цифрлы стандартта эшләвен яки эшләмәвен ике төрле ысул белән белеп була:
-   Телевизорның паспортында DVB-Т2 язылган булырга тиеш. Әгәр дә ахырда 2 саны булмаса (DVB-Т гына) бу телевизор  цифрлы тапшыруларны күрсәтмәячәк.
-  Интернетта  эзләү юлында телевизор маркасын язарга һәм килеп чыккан биттә  “характеристика” төймәсенә басып “прием сигнала”  пунктын карарга. Әгәр бу телевизор цифрлы телевидение ташыруларын күрсәтсә, анда DVB-T/T2 MPEG4 дип язылырга тиеш.
Цифрлы телевидение тапшыруларын карау өчен бөтен төр телевизорга да антенна (аналог  яки цифрлы телевидение өчен) кирәк. Цифрлы телевидение ташыруларына күчү кабель челтәреннән, спутниклы телевидениедән, IP телевидениедән  файдаланучыларга, шулай ук экраннарында “А” хәрефе булмаган телевизор ияләренә кагылмаячак. Бу очракта цифрлы телевидение эфирына күчү үзеннән-үзе башкарыла.
Курслар ахырында волонтерларга махсус таныклыклар тапшырылды. Алар үз авылларында халыкка цифрлы телевидениегә күчүдә ярдәм итәчәкләр.

И. Шакирҗанов.


 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса