2014 елда Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы территориясендә биологик калдыкларны җыю һәм аларны утильләштерү буенча ТР Алабуга муниципаль районында «Сария» заводында сынау проекты эшли башлады һәм уңышлы гына дәвам итә. Проектны тормышка ашыру Саба районы территориясендә эпизоотик һәм экологик хәлне яхшыртуны, биотермик чокырларны этаплап консервацияләүне тәэмин итәргә мөмкинлек бирде.
Әлеге проектны алга таба гамәлгә ашыру максатыннан, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 19 муниципаль районга, шул исәптән Балык Бистәсе районына контейнерлар һәм махсус автотранспорт сатып алуга акча бүлеп бирде.
Биологик калдыкларны җыю өчен контейнерлар (2 данә) каты көнкүреш калдыклары полигоны территориясендә урнаштырылган.
Мөгезле эре терлек, атлар һәм башка маллар үлгән очракта, шәхси һәм җәмәгать секторында «Балык Бистәсе район дәүләт ветеринария берләшмәсе» диспетчерлык хезмәтенә 89274788355 телефоны буенча шалтыратырга һәм үлгән хайванны чыгаруга гариза калдырырга кирәк.
Шул ук вакытта «Меркурий» ФГИС» теркәлү һәм Ф4 ветеринария таныклыгын рәсмиләштерү өчен хайван хуҗасының паспорт мәгълүматларын һәм ИННын тапшырырга кирәк.
Эт һәм мәчеләрнең үләксәләрен утильләштерү тыела.
Динар Сөләйманов,
район дәүләт
ветеринария берләшмәсе җитәкчесе.
Нет комментариев