Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балыкбистәлеләр! Салымнарны түләү өчен вакыт аз калып бара

Татарстанлылар 2019 нчы елның 2 нче декабренә кадәр үзләренең шәхси милекләре өчен салым түләргә тиешләр.

 Алар өч төрле. Физик затларның милке (фатир, йорт, дача, гараж), җир һәм транспорт өчен салымнар. Мәсәлән, әгәрдә гражданин исеменә җир участогы рәсмиләштерелеп анда йорт салынган булса, шулай ук автомобиле дә булса, аңа бу өч төр салым да исәпләнә.

Салымның суммасын исәпләү һәм аны түләү турындагы белешмәләрне гражданнарга тарату салым органнарына йөкләнгән. Әлеге белешмәләр кәгазь вариант (почта аша) белән беррәттән салым түләүченең шул хезмәт рәсми сайтындагы “Шәхси кабинеты”на җибәрелергә мөмкин.

“Әгәр дә гражданин тарафыннан “Салым түләүченең шәхси кабинеты” булдырылган булса аңа кәгазь варианты килмәячәк (гражданин андый вариантны да калдыруны сорамаган булса). “Шәхси кабинет”та хәбәр килүне көтәргә кирәк”,- ди Татарстан Республикасы күп функцияле үзәгенең (МФЦ) Балык Бистәсе начальнигы Нурислам Сафиуллин.

-Әгәр дә электрон вариант булмыйча, почта аша да хәбәр килмәсә, тынычланырга иртә. Бу салым түләүдән азат итми. Гражданинга үзе теркәлгән җирлектәге салым органнарына яисә күп функцияле үзәккә (МФЦ)  мөрәҗәгать итәргә кирәк. “Минем документлар” офисында салым белешмәсе алу өчен гариза тутырып, биш көн вакыт узганнан соң аны килеп алу сорала. Бу төр хезмәт бушлай башкарыла,- дип өстәде ул.

Күп функцияле үзәккә (МФЦ)   мөрәҗәгать иткәндә “Минем документлар” офисы хезмәткәрләре “Салым түләүченең шәхси кабинеты”н булдыруга гаризаны язарга, булган очракта анда эшләргә булышачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса