Балыкбистәлеләр,  сак булыгыз! Кош гриппы!
Җәмгыять

Балыкбистәлеләр, сак булыгыз! Кош гриппы!

Россия территориясендә кош гриппы  авыруының таралу очраклары 2005 елдан бирле теркәлеп килә. Быел да бу йогышлы авыру буенча эпизотик хәлнең кискен начарлануы күзәтелә.

 Чувашия республикасында, Самара, Саратов, Түбән Новгород, Пенза, Курск, Орлов, Ростов, Смоленск өлкәләрендә рәсми рәвештә авыру очраклары теркәлгән. Шулай ук республикабызның Апас, Чүпрәле, Кайбыч, Тәтеш, Кама Тамагы районнарындагы шәхси ярдәмче хуҗалыкларында үлгән йорт кошларын лаборатор тикшерү нәтиҗәсендә А тибындагы кош гриппын тудыручы геном ачыкланды.

Бу кошлар агымдагы елның июнь-июль айларында билгесез кешеләрдән сатып алынганнар. Алар Чувашия республикасы территориясеннән кайтарылган дип фаразлана.

Кош гриппы йорт һәм кыргый хайваннарда очрый торган вируслы авыру. Ул кошның сулыш, ашкайнату органнарын зарарлый һәм аларның күпләп үлүенә китерә. Авыруның клиник билгеләре: кошлар ашамый башлыйлар, йомырка салмыйлар, эчләре китә, сулыш алулары кыенлаша. Йөткерү, төчкерү күзәтелә. Каурыйлары коела, тавыкларның кикрикләре зәңгәрләнә.

Кош гриппы таралу куркынычы булган периодта барлык йорт кошларын ябык биналарда асрарга кирәк. Бу чорда тере кошлар сатып алу киңәш ителми.

Кош авыруларының, үлеменең барлык очраклары хакында Балык Бистәсе ветеринария станциясенә яки 2-38-51 телефоннары аша хәбәр итүегезне сорыйбыз.

Динар Сөләйманов,

Балык Бистәсе район дәүләт ветеринария

 учреждениесе баш табибы.

 

фотоagronomu.com


Нет комментариев