Күптән түгел Казан шәһәренең бадминтон үзәгендә Татарстан Республикасының мәктәп командалары арасында “Каләм сынавы» («Проба пера») бадминтон ярышлар булып узды. Тәүге ярышлар 2003-2005, 2006-2008, 2009 нчы елда туган һәм яшьрәк укучылар арасында өч төркемгә бүлеп уздырылды.
Ярышларның максаты - иң көчле мәктәп командаларын ачыклау, шул ук вакытта Рәсәй ярышларына сайлап алу булды. Ярышларда, Казан, Түбән Кама, Чистай, Алабуга, Әлмәт шәһәрләре, Балык Бистәсе, Алексеевск, Әлки, Кама Тамагы, Кайбыч, Теләче, Тукай районнарыннарыннан барлыгы 31 команда көч сынаштылар. Һәрбер команда составында бер мәктәптә укучы бадминтончыларның гына булуы төп шарт иде. 2006-2008 нче елда туган балалар төркемендә районыбыз һәм Балык Бистәсе 2 нче номерлы мәктәбе данын Ранил Сөләйманов, Эльмар Морадов, Инсаф Рәхмәтуллин, Гүзәл Хәбибуллина, Ризәлә Хәлилова, Адилә Хәлилова (тренерлары Рәис Хәлилов) якладылар. Команданың максаты: республикада беренче урын яулап, мәктәп данын Рәсәй күләм ярышларда яклау. Һәм беренче очрашуда ук командабыз Алексеевск районы 3-нче номерлы мәктәбе һәм Әлмәт шәһәренең 2 нче номерлы мәктәбе командаларын 5:0 исәбе белән җиңеп, ярышларның ярымфиналына чыкты. Алда - тагын да көчлерәк команда, Әлки районы Базарлы Матак мәктәбе командасы! Янәдән зур тырышлык, түземлелек һәм осталык сыйфатларына ия булган командабыз җиңү яулап финал ярышларына үтә. Һәм безне Чистай шәһәренең 5-нче номерлы мәктәбе командасы көтә. Алга куйган бурычны истә тотып һәм тренер киңәшләрен төгәл үтәп, Балык Бистәсе 2 нче номерлы мәктәп командасы җиңү яулый!
2009 нчы елда туган һәм яшьрәк командалар арасында Күгәрчен мәктәбе командасы районыбыз данын яклады. Команда составында: Җәмил Галиуллин, Әмир Кәримуллин, Гүзәл Әгъзәмова һәм Айзилә Сәйфетдинова (тренерлары Марат Хөснетдинов) әле яшь булуларына карамастан үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Чистай районының Чистай Выселкасы мәктәбе һәм Казан шәһәренең 24 нче номерлы мәктәбе командаларын 5:0 исәбе белән җиңеп, ярымфинал ярышларында Әлки районы Базарлы Матак мәктәбе командасын җиңүгә ирештеләр! Яшь спортчыларыбыз да – финалда. Аларны да зур сынау көтә. Бик күп көчле спортчылары белән дан тоткан Алексеевск районының 2 нче номерлы мәктәбе командасы белән очрашуда тренер киңәшләрен төгәл үтәп, Күгәрчен мәктәбе командасы да зур җиңү яулый! Шулай итеп, ике команда да, Балык Бистәсендә бадминтонның ни дәрәҗәдә югары баскычка менүен һәм тренерларның үз эшләрен яратып, җиренә җиткереп башкаруларын исбатладылар. Хәзер инде тренерлар һәм бадминтончылар барлык көчне куеп, 22-27 мартта Саратов шәһәрендә узачак Россия ярышларына әзерләнә. Аларга анда да зур җиңүләр телибез.
И. ШАКИРҖАНОВ.
Нет комментариев