Балыкбистәлеләр, мошенниклар корбаны булмагыз
Җәмгыять

Балыкбистәлеләр, мошенниклар корбаны булмагыз

 Соңгы вакытта социаль мошенниклык иң киң таралган җинаятьләрнең берсе булып тора. Агымдагы елда да Татарстан Республикасы территориясендә үзләрен социаль яклау, коммуналь служба хезмәткәрләре дип таныштырып өлкән кешеләрне алдау очраклары кабатланып тора.

  Җинаятьчеләр аларның ышанучанлыкларыннан файдаланып, дистәләрчә, йөзләрчә мең сум акчаларын үзләштерәләр.

Мошенниклар корбаннарын гадәттә, өлкән яки киресенчә бик яшь кешеләр арасыннан сайлыйлар. Алданучылар арасында ялгыз яшәүче пенсионерлар аеруча күп очрый. Чегән милләтеннән булган алдаркараклар “бозым” ны алабыз дигән сылтау белән ышанучан кешеләрнең акчаларын, ювелир бизәнү әйберләрен алдап алалар.

Интернет челтәрендәге бушлай белдерүләр сайты аша товарларын сатучыларны алдау очраклары да артты. Мошенник сатып алучы сыйфатында сатучыга шалтыратып товар өчен аның банк картасына акча күчерергә теләвен белдерә. Моның өчен картаның номерын, кодын,телефон номерын сорап ала. Шуннан соң картадан акча средстволары юкка чыга.

Агымдагы елда ике балыкбистәле шушындый мошенниклык корбаны булдылар.

17 гыйнвар көнне гражданин М.га билгесез кеше шалтырата һәм “Авито” сайтында урнаштырылган белдерүдәге товарларны алырга теләвен әйтә. Акча күчерү өчен банк картасының мәгълүматларын сорый. Берникадәр вакыттан соң, М.ның картасыннан 6000 сумнан артык акчасын урлыйлар.

2 февральдә гражданин А. “Авито”да сайтындагы белдерү буенча трактор двигателе алырга була. Белдерүдә күрсәтелгән телефон аша шалтыратып., исәп-хисап счеты мәгълүматларын ала һәм 36500 сум акча күчерә. Шул рәвешле акчасыннан колак кага.

Мошенниклар корбаны булмас өчен Интернет челтәрендә банк карталарына бәйләнгән мобиль телефоннарны файдаланмагыз. Әгәр ялгышык белән банк картасы турындагы мәгълүматларны хәбәр итәсез икән. Картаның кире ягындагы номер аша шалтыратып картаны блокировать итегез.

Социаль челтәр аша товар алырга кирәк булса, сатучы белән телефон аша элемтәгә керегез, товар турында күбрәк мәгълүмат алырга тырышыгыз. Товарның фотосын җибәрүен сорагыз. Товарны алганнан соң түләү шарты белән алуны тәкъдим итегез. Ошамаса кире кайтару мөмкинлеген дә килешеп куегыз.

Һәрвакыт игътибарлы булыгыз!

фото youtube.com


Нет комментариев