“Мирасны рәсмиләштергәндә нинди очракларда судка мөрәҗәгать итәргә кирәк? Р. Садыйкова.” Балык Бистәсе район суды судьясының ярдәмчесе Анна Крайнова әлеге сорауга җавап бирде.
-Милке, шул исәптән йорты, фатиры, җир участогы, автомобиле, акчасы һәм башкалар булган гражданин алар белән үзе теләгәнчә файдалана ала. Кайберәүләр исән вакытта васыятьнамә калдыралар һәм алар үлгәннән соң милекләре васыятьнамә нигезендә варисларга күчә. Тик гражданин васыятьнамә төземәсә дә милек варисларга закон буенча күчә. Беренче чиратта балалар, вафат булучының ире (хатыны) һәм ата-аналары.
Гамәлгә куелган тәртип буенча мирас калдыручы вафат булып 6 ай узганнан соң мираска дәгъва кылучылар нотариуска гариза бирәләр.
Тик тормышта барысы да җай белән генә бармый. Шуңа күрә ешрак кабатлана торган очракларны аңлатып үтәбез.
1.Мирасчылар 6 айдан соңга калсалар, судка үзләренең мираска ия булу хокукларын яңарту турында гариза белән мөрәҗәгать итәләр. Суд мирас алучының нинди сәбәпләр белән соңга калуын ачыклагач тиешле карар чыгара.
2.Васыять итүче белән мираска дәгъва итүче арасында туганлык мөнәсәбәтләре ачыкланып бетмәгән була (ешрак туу турындагы һәм башка документлар үзара туры килми).
3.Васыять итүченең милеккә ия булуы расланмаган.
4. Васыять итүче милек белән рәсмиләштермичә (рәсми теркәлү узмыйча) файдаланган.
5.Мирас калдыручы васыятьнамәсен җирле үзидарә органнарында төзеп тә расланмаса, нотариус аны нигезләмә итеп кабул итә алмый.
Суд гражданнар өчен үз мәнфагатьләрен яклауда соңгы инстанция булып тора. Аның карары Россия территориясендә барлык дәүләт һәм җирле органнар, вазыфаи затлар, иҗтимагый оешмалар һәм гражданнар өчен бер карусыз үтәлергә тиешле.
Нет комментариев