Балыкбистәлеләр өчен «Кайнар линия» оештырылды
Җәмгыять

Балыкбистәлеләр өчен «Кайнар линия» оештырылды

«Роспотребнадзор»ның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җиләк-җимеш сыйфаты, куркынычсызлыгы һәм файдалану вакыты буенча  «Кайнар линия» оештыра.

 Белгечләр гражданнарны җиләк-җимеш сыйфаты, куркынычсызлыгы һәм файдалану вакыты буенча кагылышлы мәсьәләләр буенча  консультацияләр үткәрәчәк.

Түбәндәге телефоннар аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин:

- Кулланучылар хокукларын яклау һәм кешенең иминлеге өлкәсендәге федераль хезмәтнең консультацион үзәгендә  тәүлек буенча 8-8005554943 телефонына;

- кулланучылар консультация үзәге «кайнар линия»сенә (843) 221-90-16 эш көннәрендә  09.00 сәгатьтән  17.00 сәгатькә кадәр, төшке ял 12.00  сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр;

- «Роспотребнадзор» идарәсенә - (843) 273-34-85: дүшәмбе-пәнҗешәмбе  10.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр; төшке ял 12.00  сәгатьтән 12.45 сәгатькә кадәр.

 

фотоlearnhome.ru


Нет комментариев