Район эчке эшләр бүлегенең узган атна статистикасына караганда, урлау буенча ике очрак теркәлгән.
Беренчесе “Амирбекян” хуҗалыгында бозаулар югалу сәбәпле җинаять эше кузгатылып эзләнүләр башланган. Монысына беренче чиратта хуҗалар үзләре гаеплеләр, каравылчысыз малга кем кызыкмас? Икенчесе исә, әлеге дә баягы, мошенниклык очрагы - трассада балык сатучы бер райондашыбыз шактый гына сумма акчасыннан үзе дә сизмәстән коры калган. Һушына килгәндә мошенниклардан инде ”җилләр искән” була.
фотоsodrugestvo.info
Нет комментариев