Балыкбистәлеләр, алдана күрмәгез!
Җәмгыять

Балыкбистәлеләр, алдана күрмәгез!

Соңгы вакытларда пенсионерларга ай саен түләү күләме 3300 сум тәшкил итәчәк дигән хәбәрнең күпләп таратылуына карата Татарстан Республикасының Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы белдерү ясады.

Интернет челтәрендә эшләмәүче пенсионерларга санатор-курорт дәваланудан баш тарткан очракта компенсация түләнәчәк дигән хәбәр таралды. Әлеге мәгълүматны таратучылар территориаль социаль яклау бүлекләренә мөрәҗәгать итеп  3300 сум айлык түләүне рәсмиләштерергә кушалар.

Мондый төр  хәбәр төрле месседжерлар белән файдаланучыларга да килергә мөмкин.

Тик федераль, республика законнарында  мондый чара каралмаган. Шулай итеп территориаль социаль яклау бүлекләренә мөрәҗәгать итәргә нигез юк. Аннан тыш, үзегезнең банк картасы реквизитларын, пароль һәм башка төрле мәгълүматларны чит кешеләргә җиткерүдән  катгый рәвештә сакланырга кирәк.

 

фотоrsloboda-rt.ru


Нет комментариев