Балыкбистәлеләр  Яңа елның беренче кичендә ничек ял иттеләр?
Җәмгыять

Балыкбистәлеләр Яңа елның беренче кичендә ничек ял иттеләр?

Балык Бистәсе Үзәк мәйданында ял бәйрәмнәре көннәрендә төрле чаралар үткәрү каралган.

Бүген бәйрәм кичен Балык Бистәсе беренче гимназиясе һәм район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре оештырган иде. Чара башланган вакытка балалары белән бергә әти-әниләр дә күп килгәннәр. Бәйрәмне алып баручылар төрле-төрле уеннар оештырдылар. Аларда барысы да актив катнашты. Бергәләшеп Кыш бабай һәм Кар кызын каршыладылар, алар беләндә кызыклы уеннар уйнадылар.

 Бәйрәм киче һәркемдә күңелле хисләр калдырды.


Нет комментариев