Балык Бистәсенең Яңа Арыш авылы китапханәсендә «Үз кулларым белән бүләк ясыйм» дип исемләнгән мастер-класс үткәргән
14 февраль - Изге Вәли көне уңаеннан, Яңа Арыш авылы китапханәчесе Рәзилә Мөхәммәтрәхимова мәктәп укучылары белән берлектә Гашыйклар көненә багышлап «Үз кулларым белән бүләк ясыйм» дип исемләнгән мастер-класс үткәргән..
Балалар кул астындагы булган материалларны кулланып берсеннән-берсе матур «йөрәкчекләр» ясап әниләре өчен истәлек бүләге әзерләгәннәр.
Ә җомга көнне мәдәният йортында әлеге бәйрәмгә багышлап уен-конкурслар узган. Җырлы-биюле кичә әнә шулай матур үтте, дип хәбәр итте редакциябезгә яңарышлылар.
Автор Рәзилә Мөхәммәтрәхимова
фото автордан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа