Балык Бистәсенең “Салават күпере” бакчасына Көз килгән
Җәмгыять

Балык Бистәсенең “Салават күпере” бакчасына Көз килгән

Шушы көннәрдә район үзәге «Салават күпере» балалар бакчасының кечкенәләр төркемендә көзгә багышланган бәйрәм кичәсе үтте.

 Көзге уңыш, муллыкны күз алдында тотсак та, без аны «Куян бездә кунакта» дип атадык. Бәйрәмчә бизәлгән залга нәниләр узды. Озак көттермичә кәрзиненә көзге нигъмәтне салып алтын Көз керде. Аның табигатьне алтынсу төскә мануы, уңыш белән килүе нәниләребезгә таныш инде. Кәрзиндәге кызгылт-сары яфраклар да Көзнеке. Ул аны балаларга өләште. Күңелле көй яңгырый, балаларның Көз янәшәсендә яфраклар белән биюе аеруча матур булды. Шул вакытта алар янына әнисенә бүләккә гөмбә җыеп йөрүче Куян килеп керде. Ул бәйрәмгә күтәренке рух өстәде. Нәни генә булсалар да, балалар Куянга җырлап, биеп, шигырь сөйләп күрсәттеләр, бергәләп күмәк уеннар уйнадылар.

Көзгә багышлап үткәрелгән «Куян бездә кунакта»  бәйрәме балаларның күңелләренә шатлык, йөзләренә елмаю өстәде. Ә мин, тәрбияче буларак, нәниләремнең көләч йөзләрен күрүем белән бәхетле.

Фәния Газизҗанова,

тәрбияче.


Нет комментариев