Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балык Бистәсенең Рус Әшнәге авыл җирлегендә  отчет сессиясе узды

Рус Әшнәге авыл җирлеге  отчет сессиясендә район башкарма комитеты җитәкчесе Роман Исланов, аның икътисад, инфраструктура мәсьәләләре буенча урынбасарлары, җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасы, финанс-бюджет палатасы рәисләре, хокук саклау органнары вәкилләре, оешма, предприятие житәкчеләре  катнаштылар.

  “Авыл җирлегендә яшәсәк тә, халыкның бары тик 25 проценты гына авыл хуҗалыгында эшли”,-дип белдерде Анатыш авыл җирлеге башлыгы Вәкил Хаҗиев. Хезмәткә яраклы халыкның күпчелеге Казан май комбинатында, мост отрядларда, юл службаларында эшли икән.

       247 йортлы авылда нибары 74 мөгезле эре терлек, шул исәптән 18 савым сыеры асрыйлар. Сарык кәҗәләр-73, дуңгызлар 35, кош-корт  500 баштан артык исәпләнә.  Башлык әйтүенчә, авыл җирлеге Советы шәхси хуҗалыкларында терлек асраучыларга ярдәм итү, авылда кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү юнәлешендә максатчан эшчәнлек алып бара. Узган ел ТР  Авыл хуҗалыгы министрлыгы программасы буенча 18 кеше һәр сыерга 2 мең сум, 4 кеше һәр кәҗәгә 500 сум күләмендә субсидия алганнар. Җирлек территориясендә 4 гаилә фермасы, 3 крестьян-фермер хуҗалыгы, “Кама Агро” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшчәнлек алып баралар.

 2019 елда 105.2 мең сум күләмендә үзара салым акчасы җыелган. Республикадан өстәлгән акча белән ул 526 мең сумны тәшкил иткән. Әлеге акчага өч урында су үткәргеч ремонтланган, дүрт урамга 800 метр озынлыкта вак таш түшәлгән, зиратлар төзекләндерелгән. Кышкы чорда авыл юлларын чистарту да шул хисапка башкарылган. Көз көне халык җыенында 2020 елга үзара салым суммасын һәр кешедән 400 сум күләмендә  билгеләгәннәр.  Җыелган акчаны урам юлларын, су үткәргечләрне ремонтлауга, каты көнкүреш калдыклары җыю контейнерлары өчен мәйданчыклар урнаштыруга тотарга планлаштыралар.  Җыенда авыл халкын озак борчыган мәсьәләләр дә күтәрелде. Аерым алганда, 70 елларда төзелгән су үткәргеч даими ремонт таләп итә. Авылның аскы өлешендә су үткәргеч бөтенләй юк икән. Бу җәһәттән, район башкарма комитеты җитәкчесе Роман Исланов авылга “Чиста су” программасы кысаларында су үткәргеч челтәре төзү планлаштырылуын бәян итте.

Отчет сессиясендә район эчке эшләр бүлегенең участок инспекторы Фәнзил Мөхәммәтҗанов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы урынбасары Рафаэль Мөхәммәтшин,   Район башкарма комитеты җитәкчесе Роман Исланов җыенда катнашучыларны районыбызның 2019 елдагы социаль-икътисадый үсеш  йомгаклары белән таныштырды. Авыл халкын кызыксындырган сорауларга җавап бирде.

Илгиз Җамалиев.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса