Балык Бистәсенең Полянка авылында ничә кеше яшәгәнен минем әлбәттә санап караганым булмады.
Әмма анда халык яши. Һәм һәркөнне алар да безнең кебек иртә белән эшкә, кичен өйләренә кайталар.
Тик юллары гына урап узарлык түгел. Җәяүле көчкә йөргәнне, машина белән ничек үтәләр икән бу юллардан?
Тар гына юлдан ике машина уза алмый, бер - берләренә юл бирер өчен артка чигенергә туры килә аларга. Монда машина белән түгел, вертолет белән очсаң гына.
Нет комментариев