Балык Бистәсенең Күгәрчен авылында нинди төзекләндерү эшләре алып барыла?
Җәмгыять

Балык Бистәсенең Күгәрчен авылында нинди төзекләндерү эшләре алып барыла?

Районыбыздагы иң борынгы таш мәчетне торгызу эшчәнлеге башлануга ай ярым вакыт узды. Шушы вакыт эчендә элекке мәчет тирәсендә күзгә күренерлек, күңелне юатырлык үзгәрешләр барлыкка килде.

 Авыл халкы тарафыннан мәчет тирәсе чүп-чардан чистартылган. Мәчетне торгызу эшчәнлегенә дә Күгәрчен авылының үз осталары алына. Алар тарафыннан элекке мәчет бинасына совет чорында төзелгән өстәмә корылмалар сүтелгән. Гасырдан артык вакыт эчендә тузган дивар чистартылган, аларның таушалган өлешләре ныгытылган. Авыл осталары бу эшләрне бик сыйфатлы, нык итеп башкарган.

Шул сәбәпле, авыл халкының да, бабалары тарафыннан эшләнгән мәчет торгызылыр һәм ул оныкларыбызга да гасырлар дәверендә хезмәт кылыр дигән өмете көннән көн арта бара.

Шушы уңайдан, өченче мәчет тарихына бәйле яңа документлар табылуы турында да искәртеп узасым килә. Мәсәлән, Татарстан Милли архивыннан1903-1904 еллар арасында, 3 нче мәхәллә мәчете төзелешенә ризалык алу эшенә бәйле тупланылган 46 битле эш кенәгәсе белән танышырга туры килде. Андагы язмалардан күренгәнчә, мәчет төзелешен башлау өчен рөхсәт алу эше дә җиңел бармаган. Патша хакимияте, бу эшкә ризалык бирүне бер елга сузган. Мәчет төзү өчен Күгәрчен авылының бар хуҗалыкларыннан да 3 нче мәхәллә мәчете төзелешенә ризалыклары алынган. Эш кенәгәсендә авылның башка мәхәллә мәчетләре муллаларыннан, үз мәхәллә мәчетләренең төзек булулары һәм аларның авылда 3 нче мәчет төзелешенә каршы булу-булмаулары турында күрсәтмәләре дә урын алган. Алар халык белән бердәм рәвештә (бу мәчетләргә дә 3 нче мәхәллә мәчетен төзүче төп иганәче Габделгазиз Бакиров ярдәм итеп торган), авылларына 3 нче мәчетнең кирәк булуын раслап, мәчет төзелешенә ризалыкларын язма рәвештә биргәннәр. Мәчет төзелешен раслау эшен дә, авыл халкы җыелышыннан тыш, җирле волость, Лаеш өязе полиция идарәсе, Лаеш өязе һәм Казан Губернасы идарәләре, Оренбург Дини җыелышының ризалыгын да алу кирәк булган. Мәчет төзелешенә рөхсәт алу эшчәнлеген, авыл халкы тарафыннан вәкаләт бирелгән авыл эшмәкәре Шаһимәрдән Дәминов башкарган. Әлеге эш кенәгәсендә Күгәрчен авылы тарихына бәйле күп кенә гыйбрәтле вакыйгалар да тасвирланган.

Зур авырлыклар аша узылса да, авыл халкының бердәмлеге нәтиҗәсендә, 1904 елның 30 апрелендә мәчет төзелешенә рөхсәт алына һәм мәчет 1905 елның 10 декабрендә төзелеп тә бетә.

Өченче мәчет мәхәлләсе 96 гаиләдән һәм шушы гаиләләрдә яшәүче 267 ир кешедән торган (эш кенәгәсендә 1 нче һәм 2 нче мәчет мәхәлләсендә торган хуҗалыкларның да тулаем исемлеге, гаиләләренә кергән ир кешеләрнең саны бирелгән). 

Безнең тарафтан, әлеге мәчет төзелешенә, анда 1933 елга чаклы эшләгән дин хезмәткәрләре, мәхәллә халкы яшәеше, соңыннан аның совет хакимияте чорындагы үзгәрешләре, җимерелү чоры һәм дә аның хәзерге вакытта кабат торгызылу эшчәнлегенә бәйле бик күп документлар тупланды. Киләчәктә әлеге тупланмаларны һәм мәчет торгызу эшчәнлегендә үз өлешен керткән Күгәрчен һәм башка тирә-як авыллары иганәчеләрен дә кертеп, аларны китап итеп чыгару мөмкинлеге  бар. Болар барысы да киләчәктәге эшләр.

Югарыда билгеләп узганча мәчетне торгызу буенча эш дәвам итә. Мәчетнең түбәсен ябу өчен мәчет диварлары, кәрнизләре ныгытылды. Әмма безне алда тагын да зуррак эшләр көтә. Быелдан ук мәчетнең түбәсен ябу, манарасын торгызу эшен тәмамлыйсы иде. Бу эшкә әле күп төзелеш материалы һәм финанс ярдәм-тупланулар таләп ителә. Бүгенге көндә мәчеткә дип 480 мең сум акча җыелган. Әмма бу акчалар түбә һәм манараны торгызу өчен дә җитәрлек түгел. Җыелган акчалар мәчет төзелешен ахыргача җиткерү өчен кирәкле булган чыгымнарның дүрттән бер өлеше генә.

Шул сәбәпле, Күгәрчен авылы халкы, элекке чордагы әби-бабалары кебек, ныклыкларын күрсәтеп, бүгенге көндә дә мәчетне торгызу эшендә бердәм булырлар һәм тагын да тупланып, мәчет төзелешенә матди ярдәмнәрен кертерләр дигән өметтә калабыз. Без бу изге эштә тирә-як авыллар, район халкы ярдәменә дә шат булыр идек. Элекке документлардан күренгәнчә мондый эшләрдә безнең бабаларыбыз бер фикердә булып, үзара ярдәмләшеп яшәгән.

 

Нурулла Гариф

фото5klass.net


Нет комментариев